Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:41

Тимер пәрдә ачылганга 2 дистә ел булганда, Русия, дөньяның иң күп һероин кулланган илләрнең берсе булып кала. Һәм бу әфәткә эләккән кешеләргә ярдәм күрсәтелми диярлек. Аларның киләчәге бу илдә өметсез, дияргә була.


Эдуард наркоманиядән дәваланганнардан. Ул Татарстанда яши. Аңа 32 яшь. 10 ел буе наркотик кулланган. Һәм шактый гына үз көче белән бу бәләдән котылырга тырышса да, булдыра алмаган. Ахыр чиктә Эдуард 1998нче елда наркотиктан дәвалаучы дәүләт хастаханәсен таба һәм шунда мөрәҗәгать итә. Ләкин аның файдасы әлләни булмый, чөнки берничә айдан егет кабат наркотик куллана башлый.

Анда күңелгә кереп, аңлап дәвалау юк. Мине 4 дивар артына ябып куйдылар да, наркотик куллануны туктатырга кирәк дип төшендерергә тырыштылар. Ә киләчәктә тормышны ничек дәвам итәргә, ничек яшәргә. Киңәш итүләр булмады. Кибеттәге кебек мөнәсәбәт иде. Кеше акча түләгән икән, димәк аңа хезмәт күрсәтергә кирәк”, - ди Эдуард.

Шулай да Эдуард наркотиктан котылу өметен югалтмый. Һәм эзли торгач Казандагы дәүләтнеке булмаган, наркоманнарга психологик һәм социаль ярдәм күрсәтүче “Роза ветров” үзәгенә тап була. Шунда дәвалана.

“Минем тормышымда могҗиза булды. “Роза ветров” тернәкләндерү үзәгендәге дәвалау чынлыкта да миңа ярдәм итәчәген аңладым. Бу киләчәкәә өмет уятты”, - диде Эдуард.

Эдуардның наркотик кулланмавына инде бер ел булган. Ул хәзер үзе дә шул "Роза ветров" үзәгендә эшли һәм бу әфәттән котылырга теләгән наркоманнарга ярдәм күрсәтә.

Ләкин Эдуард кебек наркотикны ташлый алган кешеләр Русиядә бик сирәк. Советлар берлеге җимерелгәннән соң, Русиядә һероин куллану киң таралды һәм йөз-меңләгән кешенең гомерен өзде. Иң күп наркотик куллана торган илләр арасында да Русия беренче урында тора. Бу әлләни аптырарлык хәл дә түгел. Психологлар Русиядә кешеләр ни өчен наркотик куллана башлый дигән сорауга, бик куп сәбәпләрен әйтә. Шуның берсе Русиягә һероин бик җиңел үтеп керә. Әфганстаннан алынган һероин Урта Азия илләреннән әлләни каты тикшерелмичә Русиягә килә. Һәм күп кешеләргә, гаиләләргә кайгы китерә. Рәсми мәгълүматларга караганда русиядә һәр ел 10 мең кеше наркотиктан үлә, ә 70 мең кеше наркотик куллану дәверендә эләктергән чирләрдән дөнья куя.

Ләкин демографияне яхшырту турында һәрдаим сөйләнгән бу илдә әлеге саннарга зур игътибар бирелми. Социаль өлкәдә уңышлары белән мактанган дәүләт җитәкчелеге наркоманнарга тиешле ярдәм күрсәтми.

Дәвалау үзәкләре хәзергәчә хөкүмәт карамагында иде. Соңгы арада гына “Роза ветров” кебек наркотиктан котылырга теләгән кешеләргә ярдәм һәм яклау күрсәткән үзәкләр ачыла башлады. Дәүләтнеке булган наркология диспанселларына наркоманнарның 10 проценты мөрәҗәгать итә, әмма бик азы гына аннан дәваланып чыга.

Кеше хокуклары торышын күзәтүчеләр моның сәбәбен исә хастаханәләрнең дәвалау өчен мөмкинчелекләре бик аз һәм чикләнгән булуы белән аңлатыла.

Диедрик Локман Русиядә наркоманнарны дәвалау эше турында кеше хокуклары торышын күзәтүчеләрг чыгарган хисапны эшләгән кеше.

“Яхшы итеп дәвалау мөмкинчелеге булмаганы өчен Русиядәге бик күп наркоманнапга ВИЧ яисә С һипатиты авырулары яный. Әгәр русия бу өлкәдә мөмкинлекләрен арттыра алса иде, бу кешеләрнең күбесе тырмышларын дәвам иттерә алыр иде”,
- ди Диедрик Локман.

Беренче адым буларак, наркоманиядән дәвалану үзәкләренең санын илкүләмендә арттырырга кирәк. Чөнки алар нибары өчтән бер өлешендә генә хезмәт күрсәтә. Дәүләтнең хастаханәләрендә исә наркоманнарны дәвалаганда бары тик физик яктан гына ярдәм итә. Канны наркотиктан чистарта. Ә менә аларга хастаханәдән чыккач ничек тормыш алып бару киңәшләре бирелми, юл күрсәтелми.

Русиядә дәваланырга килгән кешеләрне теркәп, исәпкә кую системасы наркоманнар өчен дәвалануга бер киртә булып тора. Советлар вакытыннан калган бу гадәт, кешеләрнең хокукларын чикли. Дәваланырга килгән кешеләр теркәләгәннән соң, аларның исемнәре кара исемлеккә кертелә - канун саклау идәрәсенә тапшырыла. Ягъни аларга машина йөртү рөхсәте бирелми. Шулай ук кайсыбер эшкә урнашу мөмкинлегеннән дә колак кагалар. Бу исемлектәге кешеләр 5 елдан соң гына аннан чыгарыла. Ләкин ул ниндидер тәртип бозса янәлән 5 елга шул исемлеккә кертелә.
Теркәлү эше дәваланырга теләгән наркоманга тискәре йогынты ясый. Ул гына да түгел аларны канун бозуга һәм ришвәтчелеккә этәрә.Эдуард әйтүенчә шул сәбәпле күп кеше хосусый хастаханәләрне сайлый.

“Наркология үзәгендә наркоман дигән исемлеккә кертмәсеннән өчен 18 мең түләдем. Минем наркоман икәнне белүләрен теләмәдем. Минем наркоман икәнне белүләрен теләмәдем. Бу минем иң куркыткан әйбер иде. Чөнки эшкә урнаша алмам дип уйладым. Бүген инде әллә кайчан дәваланган кешеләрне дә эшкә алырга теләмиләр. Менә бу мине дә куркытты”, - ди Эдуард.

Хәзерге вакытта Русиядә 340 мең кеше кара исемлектән чыгарылган. Николай Иванетс – Русиянең баш наркологы исемлектән бик сирәк кешеләрне генә чыгаралар, ди һәм дәваланганнарны түгел, ә үлгәннәр ул исемлектән сөртелә.

Мәскәүдәге эчкечелек һәм наркотик куллануга каршы үзәк җитәкчесе Олег Зуйков:

Хәзерге наркология, аннан дәвалану ул элекке совет заманыннан калган. Бик аз әйбер генә үзгәрде. Ул бөтенләй үсеш алмады. Федераль наркология үзәкләре артта калган оешмалар. Алар һич үзләрен бүгенге Русиядә таба алмый”, - ди.

Ләкин 4-6 миллион наркоман исәпләнгән Русиядә дәүләт хастаханәләре генә ярдәм итә алмый. Шуңа “Роза ветров” кебек наркоманиядән дәвалау үзәкләрен күбрәк ачу бик әһәмиятле. Эдуард кебек өметләрен югалтканнарны җәмгыятькә кайтару өчен.

XS
SM
MD
LG