Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тузган торак программасы яңадан торгызылды


тузган торак
тузган торак

Узган атнада шәһәр думасы утырышында яшәүгә яраксыз дип табылган бу йортларны җимереп, бу кешеләргә яңа фатир бирергә дигән яңа программа кабул иттеләр

“Азатлык”ның элекке тапшыруларында, Татарстанда тузган торак программасы нигезендә фатир ала алмыйча калганнар турында сөйләгән булды инде. Бу программа төгәлләнгәнгә берничә ел, ә алар һаман да мәхкәмә юлын таптаудан туктамаган. Республикада мондый гаиләләр саны 2425, алар 259 йортта яши. Йөргән таш шомара дигәндәй, нәтиҗәләр күренә башлады. Узган атнада шәһәр думасы утырышында яшәүгә яраксыз дип табылган бу йортларны җимереп, бу кешеләргә яңа фатир бирергә дигән яңа программа кабул иттеләр. Шулай итеп заманында Русия җитәкчелеге алдында, Татарстанны уңай яктан таныткан тузган торак программасы ул вакытта бик үк камил төгәлләнеп бетмәгәндә икән бит. Хәзер исә, шулай ук бик уңышлы күренгән, социаль ипотека шаукымы астында тузган торак онытылды дигәндә генә, бу программа янә торгызылды. Аның нигезендә 130 мең квадрат метр торак төзергә ниятләнә. Элекке тузган торак программасы вакытында исә Татарстанда барлыгы якынча 3 миллион квадрат метрлык 1763 йорт төзелгән булган. Яңа тузган торак программасын тормышка ашыру өчен дүрт миллиард ярым акча кирәк. Аларның күп өлеше, төгәлрәк ике миллиард ярымы, торак коммуналь хезмәтне үзгәртеп кору федераль бюджетыннан, бер миллиард сигез йөз миллион сум Татарстан һәм муниципаль бюджеттан һәм 460 миллион сум бюджеттантыш чыганаклардан алыначак. Элекке тузган торак программасы 1996 елдан 2004 елга кадәр дәвам иткән булса, яңа кабул ителгәне быелдан башланып 2015 елга кадәр барачак. Шәһәр җитәкчелеге фиркеренчә башта бер ел тирәсе, яңа йортлар төзер өчен җир булдырылачак, аннан биш ел өчендә төзелеш барачак. Казан башкарма комитетында торак сәясәте белән идарә итү комитеты җитәкчесе Эмиль Хөснетдинов бүгенге көндә төзелеш алып барыр өчен шәһәр районнарында урыннар бик аз, тулай торак буенча төзеләчәк йортларның күбесе Киров һәм Авиатөзелеш районнарында булачак дип белдергән җыелышта. Аның сүзләренчә тузган торак программасы буенча йорт алучыларның саны күбрәк булырга мөмкин, бүгенге көндә бу мәсьәләдә махсус эшче төркем төзелгән. Бу төркем якын арада, 2004 елга кадәр тузган торак исемлегенә кертелмәгән йортларны барлау белән шөгыльләнәчәк.
XS
SM
MD
LG