Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев Сүнәевне Crafoord бүләге белән котлады


Казан -- Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев танылган галим Рәшит Сүнәевне югары бүләк белән котлады.

Русия фәннәр академиясе әгъзасы, Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Рәшит Сүнәев астрофизика фәненә керткән зур өлеше өчен Швеция фәннәр академиясенең Crafoord бүләгенә ия булды.

Фәннең бу тармагында иң югары саналган бу бүләк 2008 елда бер американ һәм ике Русия галиме, шул исәптән, Рәшит Сүнәевкә бирелде. Аның акчалата күләме 500 мең доллар.
XS
SM
MD
LG