Accessibility links

Казандагы Гашура: кемгә бәйрәм, кемгә мәтам?


Гашурага килгән азәри балалары да өлкәннәрдәй җитди иде. Күзләрендә сагыш, хәсрәт, киеренелек тә, сабыйлык та бар кебек.
Гашурага килгән азәри балалары да өлкәннәрдәй җитди иде. Күзләрендә сагыш, хәсрәт, киеренелек тә, сабыйлык та бар кебек.

Гашура бәйрәмнәрен сөнни һәм шигыйлар ике төрле итеп оештырды. Татарлар ураза тотты. Ә азәриләргә мәтам көннәре башланды.

Казанда бу ял көннәрендә Гашура бәйрәмнәре узды. Аны сөнни һәм шигый мөселманнар икесе ике төрле итеп оештырды. Татарлар ураза тотып авыз ачты. Ә шигый азәриләр өчен исә мәтам көннәре башланды. Монысы- шигыйларның дини бәйрәме.

Шулай ук Казан мәчетләрендә азәриләрнең дөньяви чаралары дп узды. Алар Бакуда бәйсезлек сорап чыккан азериләрнең совет гаскәрләре тарафыннан һәлак ителгән көненә багышланды.

Ике көн ураза - бер бәйрәм

Казанда узган татарлар һәм азериләрнең бәйрәме белән мәтамләре ничек аерылды соң? Казандагы “Мәдинә” мәчетендә шимбә көнне Гашура бәйрәме узды. Аны татарлар һәм азери ике төрки халык икесе дә үз йоласы буенча ясады. Бу нисбәттән Мәдинә мәчете имамнары Гыйлмулла хәзрәт Галиулла һәм Булат хәзрәт Мөбәрәков сөйли.

“Азербәйҗаннар мәчетебздә җыелыйк әле дип үтенеп сорады. Алар ничек оештырганын мин аңлап җиткермим. - Мәсхәбләре башка бит. Без исә быел ике көн ураза тотабыз. Кем шимбә көнне теләми, аны якшәмбе көнне тота. Быел Гашура - шимбә көнгә туры килде. Ураза тотканнар өчен без авыз ачу ясадык. Пылау пешердек”, - ди имам-хатыйб Гыйлмулла хәзрәт.

Аның ярдәмчесе Булат хәзрәт исә: “Бу пәйгамбәрләрнең бәйрәме көне. Әйтик Адәм белән Һаваны Ходай бу көнне кичергән. Ибраһим пәйгамбәрне исә уттан саклап калган көн бу”, - дип өсти.

Хәсән-Хөсәенне искә алып

“Мәдинә” мәчетенә йөрүче татарлар Гашураны ураза тотып, аннары авыз ачып каршылады. Шул ук көнне мәчеттә азериләр дә бар иде. Алар Ясин чыгып, махсус намазлар укып чараны көндез үк башлады. Шигый мөселманнар өчен гашура - бәйрәм түгел, ә мәтам. Гашура - азәриләр өчен Аллаһыны, аның пәйгамбәрләре һәм имамнарын искә алу вакыты икән. Аеруча Мөхәммәд Пәйгамбәрнең оныклары Хәсән белән Хөсәенне алар бу көнне искә алды.

Азәри кешесе Сәфәр Сәфәров сөйли: “Без мәчеттә махсус ике рикагатъне Хөсәенгә багышлап укыдык. Рухы өчен дога кылабыз. Болай иттереп “Нурулла”, “Казан” нуры, “Чишмәле” мәчетләрендә чаралар оештырылган.”

Гашура уңаеннан аеруча диндарлары 59 көн буе мәтам тотачак. Бу вакытта аларда күңел ачу, туйлар ясаулар хупланылмый. Мәчеттә исә Иранда укып кайткан имам Элшан Исмаилов та бар иде.

Элшан Исмаилов

Ул намазлар укыганнан соң өстәл табыны артында чакырды. Язмышы кушуы буенча Казанда яшәүче эмигрантларны аның артынна изге сүзләрне кабатлады.“Әлхәмделлүллаһи Раббил галәмин. – Амин!”

Карабах кайтавазы

Шулай ук Казанда быелгы Гашурага азериләр өчен икенче мөһим дата да туры килде. Ел саен алар дөньяви чара булган “Шәһитләр көне”н 20 гыйнварда ясый. Ул да мәчетләрдә дога кылып, сәдака биреп уза. Быелгы төп дога “Казан нуры” мәчетендә узды. Анда шулай ук Азербәйҗанның тозлы ярасы дип саналган Карабахта һәлак булган кардәшләре өчен дә алар дога кылдылар. Бу чара турында исемен әйтергә теләмәгән азәри кешесе менә ни сөйли.

“1920 елды 20 гыйнварда Азербәйҗан халкын совет империясы танк астына салды. Корбан булып киткән кардәшләребез рухы безнең янда даими яши. Аларны без беркайчан да онытмаячакбыз. Вә аларны харап иттек дип сөенүчеләр: тыныч тормасын. Азәриләр һичшиксез алар өчен җавап бирәчәк. Амин – Аллах!”

XS
SM
MD
LG