Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:27

Сербиядә президент сайлау тагын да кызып II турга чыга


Томислав Николич

Томислав Николич

Милләтче Николич I турда көнбатышчы президент Тадичны җиңде һәм 3 февральдә җиңү вәгъдә итә. Тадич II турда 2004 елгы җиңүен кабатларга өметләнә.

Сербиядә президент сайлауның икенче туры үткәреләчәк.
Якшәмбе көнне үткән сайлауга халык көтелгәннән күбрәк килде. Беренчел нәтиҗәләргә караганда милләтче намзәт Томислав Николич 40-лап процент тавыш җыеп президент Борис Тадичны узып киткән. Тадич 35-тән артыграк процент белән икенче урында.

Шулай итеп Тадич белән Николич 3 февральдә сайлауның икенче турына чыга.

Белградтагы Ирекле сайлау һәм демократия үзәге тавышларны санауда рәсмиләр белән бергә катнашкан. Якшәмбе кичендә Белградта хәбәрчеләргә әлеге үзәк вәкиле Зоран Лучич
Без бу беренче тур сайлауда 39,4 процент тавыш белән Томислав Николич җиңәр дип уйлыйбыз. Борис Тадич 35.4 процент тавыш җыя диде.

Бу сайлау Косовоның көтелгән Сербиядән бәйсезлек игълан декларациясе күләгәсендә уза. Тадич та, Николич та Косовоның бәйсезлегенә каршы.

Шулай да Тадичтан аермалы буларак Николич Косово бәйсезлеген танучы дәүләтләргә каршы каты чаралар белән янады.

Президент Борис Тадич
Тадич исә Сербияне Европа Берлегенә кертү, көнбатышка якынайту өчен тырыша.

Элекке президент Слободан Милошевичның беректәше булган Николич Русия белән якынаерга Сербларның милли хисләрен яңадан көчәйтеп җибәрергә тырыша. Ул Көнбатышның 1999 елгы НАТО бомбалауларыннан бирле Косово бәйсезлеген яклавына ризасызлыкны, Европа Берлегендә интеграциянең бик акрын баруын үз файдасына куллана.

Николичның хакимияткә килүе Сербиянең Европа Берлегенә кушылу хәрәкәтен вакытлыча туктатып торыр кебек.

Якшәмбе кичендә үз тарафдарлары алдында чыгыш ясап Николич Серб сайлаучылары минем юлны хуплады диде.

Сербия минем үзгәрешләр теләгемне хуплавын күрсәтте. Сербия ватандашлары шуңа җавап бирде. Сайлау көрәше каты булды. Без икенче тур сайлауда җиңүгә юл ачтык. Алда бик күп эш көтә. Безнең әле үзгәрешләргә беркайчан да бу кадәр якын булганыбыз юк иде диде Николич.

Якшәмбе сайлавын футбол матчының беренче яртысына тиңләгән Тадич исә үз тарафдарларына икенче турда җиңү вәгъдә итте.

Мин икенче турга бик зур оптимизм белән карыйм һәм мин президент сайлауда җиңүгә шикләнмим диде.

Үзәк Сайлау Комиссиясе 6,7 миллион сайлавчының 61 проценты тавыш бирүдә катнашты диде. 2000 елда Милошевичны хакимияттән төшергән сайлаудан соң халыкның тавыш бирүдә бу кадәр күпләп катнашканы юк иде әле.

Ирекле сайлау һәм демократия үзәге вәкиле Зоран Лучич

Икенче раундта көрәш бик каты булачак. Минемчә алдагы 2 атна бик кызыклы булыр. Бәйге бик кызыклы булыр, чөнки сайлаучылар кыза бара диде.

Беренче турда төшеп калган көнбатышчы либерал Седомир Йованович тарафдарлары Тадичны, Социалист фирка намзәте Милутин Мрконич тарафдарлары Николичны яклар дип көтелә.

Икенче турда җиңүчене премьер-министр Воислав Коштуница билгеләр кебек. Ул яклаган Велимир Илич беренче турда өченче булып килде. Һәм икенче турда Илич тарафдарларының тавышы хәлиткеч була ала.

Коштуница Тадичның ныклы булмаган хөкүмәт коалиясендә булса да, Николич кебек үк Косово мәсьәләсендә Көнбатыш белән катырак эш итү һәм Мәскәү белән якынаю яклы.

Тадич бу сайлау 2004 елгы сайлауны кабатлар дип өметләнә. Ул чакта да Николич беренче турда Тадичны җиңгән иде. Әмма Тадич икенче турда 53 процент тавыш җыеп президент булып сайланды.

XS
SM
MD
LG