Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:16

Минскида эшкуарларның каршылык чарасы куып таратылган


Мински – Беларусь башкаласында эшкуарлар оештырган каршылык чарасы куып таратылган.

Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, алар кече эшкуарлыкны юкка чыгарачак канунга протест белдергән һәм Икътисад министры урынбасары Андрей Тур һәм президент Александр Лукашенканы урыныннан китергә таләп иткән.

Милиция берничә протест белдерүчене тоткарлаган, дип хәбәр ителә.

10 гыйнварда нәкъ шундый чара вакытында 50-дән артык кеше кулга алынып 20 тәүлек төрмәгә хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG