Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлин тагын яуланды


Башкортстан вәкилләре Германиядә узган “Яшел атна - 2008” исемле 73-нче халыкара күргәзмә эшендә катнашып кайтты. Аның кысаларында Башкортстан республикасын тәкъдим итү чарасы да узган. Башкортстанга күргәзмәдә 90 квадрат метр мәйдан бирелгән. Күргәзмәдә аеруча башкорт балы зур игътибар үзәгендә булган. Башкорт балы Германиядә тикшерү узганнан соң аңа халыкара сертификат биреләчәк. Бу балны барлык Европага сату өчен зур юл ача. Болар турында республиканың умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү үзәге башы Әмир Ишемголов белдерде.
XS
SM
MD
LG