Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

Берлинда Иранга кагылышлы БМОның яңа резолюциясе тикшерелә


БМО Иминлек Шурасының даими вәкилләре булган биш илнең һәм Алманиянең тышкы эшләр министрлары сишәмбе көнне Берлинда, Иранга карата чикләүләрне кырысландыру турында сөйләшәчәк.

Тәһран уран белән баету эшләрен дәваам итәчәген әйтә һәм шул нисбәттән Кушма Штатлар, Британия, Алмания, Франция чикләүләрне кырысландыруны тәләп итә, Ә Русия белән Кытай моңа каршы, алар проблеманы дипломатик юл белән хәл итәргә кирәк дип саный.

Тәһран исә БМОның яңа резолюциясе бернинди дә йогынты ясамыйчак, Иранның атом өлкәсендәге сәясәте шулай дәвам итәчәген әйтә.


XS
SM
MD
LG