Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:51

Татар җыры ташкынын әле замандашларыбыз аңлап бетерә алмый. Җыр сәяәткә, милләт тормышына бизнеска торган саен көчлерәк тәэсир итә.


Бу әңгәмәнең темасы шактый тапталган, күптән чәйнәлгән сагыз – “Татар җыры” турында. Бразилиядә футбол турында сөйләшмәгән, үзен тренер дип санамаган, кеше булмаса, татар кешесе арасында, Татарстанда, “Татар җыры” турында әйтмәгән эскперт юк микән? Һәр Татарстан кешесе - җырны җырлаучы, яратучы, мактаучы, хурлаучы, таптаучы. Әйтерсең, җыр тыңлап ял итү, җыр белән сәүдә итү халыкның иң төп эше булып калды. Чыннан да, һәрбер тармакка җыр тирәсендәге әйберләрнең үтеп керүе, бу эшнең ниндидер төркемнәр арасында, хакимият, мал, дан өчен бүлешү чарасына әйләнүе дә, булган байлыкны күрсәтергә яки булмаган байлыкны булдырырга да куллануда тота җыр, ә бит җыр – ул “просто” җыр! Римзил Вәли алып барган әңгәмәдә “Татарстан яшьләре”ндә эшләүче Гөлнара Сабирова, Татарстан ның атказанган артисты, диктор Инсаф Абдулла катнаша.

Гөлнара Сабирова:
Җыр турында сөйләшүләр һәрвакыт начар җыр, яхшы җыр дигән әйбергә кайтып кала. Соңгы арада җыр тәрбия чарасы формада күрсәтелми башлады. Әгәр без бүген яшьләр, шәһәр культурасы турында сөйләшәбез икән, димәк җырны зур роль башкаручы әйбер итеп карарга кирәк. Ә безнең җыр турында сөйләшү җырчыдан интервью алуга кала, “сез мондый уңышларга ничек ирештегез, җырны сезгә кем язып бирде?”. Ә ныклап җырның проблемасы турында сөйләүче кеше юк.
Римзил Вәли: Хәзер музыка бар, төрле коммерция фестивальләрен үткәрәләр, моңыбыз үлә, халкыбызның әхлагы тарала, кемнәрдер байый, җырны таптыйлар, дип әйтәләр дә, безнең татар эстрадасы кебек, андагы сәхнә тамашасы кебек алга киткән һәм меңнәрчә, йөз меңнәрчә дисклар тараткан халыклар бик сирәк. Мин әйтмәс идем җырны бетерәләр, дип.
Гөлнара Сабирова: Бездәге бүгенге җырларны “Барс Медиа” компаниясе чыгара.
Римзил Вәли: Инсаф Абдулла бик күп мәдәни кичәләр, туйлар, концертлар, радио-телевидение тапшырулары алып барган кеше. Ул ни уйлый?
Инсаф Абдулла: Сез әйтеп киттегез, чит өлкәләрдә дисклар һәм җырчыларыбызның чыгышлары уңышлы, дип ләкин алар ничәү? “Барс-медианың” ничә җырчысы бүген зал җыя ала?
Гөлнара Сабирова: Бездә өч йөздән артык җырчылар бар, дип санала.
Көн саен бер җыр туа

Римзил Вәли: Ничә җыр бар татарда? Борынгысы, урта яшьләрдәгесе, совет заманыныкы һәм яңасы. “Барс-медианың” генераль директоры Марат Гәрәев декабрьдәге пресс-конференциядә әйтте: “Көн саен бер җыр туа”, - дип. Димәк, елына өч йөз алтмыш. “Барс-медиа” 90% диск чыгара, “Оскар-рекордс”ка ун процент кала. Швецияда Гөлүзә Зыятдинова мин ишетмәгән җырларны башкарып, тәлинкә җибәргән. Һәр кайда җыр туып ята.
Инсаф Абдулла: Өч йөз җырның икесе калса да, бу безнең зур мәдәни байлыгыбыз булыр, чөнки җырлар халкыбызда калырга тиеш. Яшьләребезнең мәнфәгатен кайгыртып, яшь буынны татар җырына ничек яклаштыру мәсьәләсендә хәл итәләр. Бүгенге буын, мин шәһәр балалары турында әйтәм, татар җырыннан читләшкән. Җыр – ул эстрада, аны татар, урыс җырына аеру, миңа калса, дөрес түгелдер. Элегрәк, алтмышынчы елларда Әлфия апа, Илһам абый үзенең моңын, менталитетын, тормышын, мөхитен чагылдырган татар эстрадасын тудырганнар. Инде 45 елдан соң татар эстрадасы ниндидер үзгәрешләр кичергән, бәлки, кирәкмидер, ләкин ул кичергән.
Гөлнара Сабирова
Гөлнара Сабирова: Әгәр эстраданы милләткә бүлмибез икән, эшмәкәрләрнең бик әйбәт сүзе бар: акчаны милләткә бүлмибез. Татар җыры – ул шул ук эшмәкәрлек, димәк, аның милләте юк.
Инсаф Абдулла: Без – милли республика, безнең мөмкинлекләр бик зур, ни өчен музыка мәктәпләрендә милли музыка укытмаска? Ринат Еникеев шуның өстендә эшли. Ә ул нинди хәлдә, ул ни өчендер беркемгә дә кирәкми? Тузып беткән илленче еллардагы китапчыкларны ксерокста бастыралар. Монда кем гаепле?
Гөлнара Сабирова: Концертларга еш йөрибез бит, безнең халык шундый арзанлы. Безнең халык шундый арзанлы җиңүгә ияләшкән, яки безнең халыкны шундый төссез, мәгънәсез, арзанлы җырларга ияләштерәләрме? Бүгенгеләрне санасаң, шул ук Румия Фәтхетдинова, Иркә, Ландыш Нигмәтҗанова, Дилә Нигматуллина, Фарит Таишев, Илнар Сәйфиев, Линар Сәйфиев – аларга бер-ике ел йөриләр дә, хәзер концертларда аларга кул чапмыйлар. Шулар арасына керә академик тавышлы Рөстәм Асаев, Раяз Фасыхов. Алар да, тамашачы зәвыгы да күтәрелә. Халык хәзер сагына башладымы чын моңны?
Инсаф Абдулла: Бер заман кем булдыра ала, булдыра алмый, сәхнәгә чыкты, менде, шуның белән тулды сәхнә. Ике-өч ел әкренләп бара башлады. Чын тавышлы, музыкаль белемле җырчылар күбрәк күренә башлады.
Гөлнара Сабирова: Ни өчендер аларны бик чыгарырга ашыкмыйлар.
Инсаф Абдулла: Монда кечкенә генә коммерция сере бар. Фасыхов үзенең кем икәнлеген белә. Барып, кемгәдер үзенең тавышы белән акча эшләми, үзенең абруен кайгырта.
Римзил Вәли: Ел саен “Татар җыры” үткәч, аннары Искәндәр Сираҗи “Акчарлакта” сүгеп чыга, ә “Татарстан яшьләрендә” быел Искәндәр урынына Гөлнара Сабирова. Шунысы кызык, алар сүгеп-сүгеп чыгалар да, икенче елны тагы баралар. Сүгәр өчен баралар һәм бер ел үткәч, сагынып кире баралар. Шушы җырларның тесктлары йомшак дигән шагыйрьләр контромарканы бирмәгәнгә бик рәнҗиләр. Качып булса да, кереп, тагын карыйлар. Менә нинди парадокс, җырлар начар булса, барма инде, нигә баралар соң?
Гөлнара Сабирова: Бизәкле тышлы кәнфиткә кызыгабыз бит, ә эчендәгесенә карамыйсың. Рекламалары бик көчле.
Инсаф Абдулла: Өмет дигән әйбер бар бит, быел нәрсә булыр микән?
Гөлнара Сабирова: Быелгысы узган еллардагылардан әйбәтрәк булды. Икенче көнне Илһам абый да килде, Зөлфәт Хаким да. Һәр елны була торган Ләйсән Гимаева, Дилә Нигматуллина, Фәрит Таишев быел булмады.
Римзил Вәли: Быелгы бәйрәмдә озак күренмәгән Зөлфәт Хәкимне иң ахырга итеп куйдылар. Ә Салаватны аннан чак кына алгарак куйдылар. Менә “Мәңгелек моң” дигән диск. Без аны “Барс-медиа” белән чыгарган идек, аның китапчыгы да бар. Гел иске җырлар, иң шәп җырчылар. Коммерция дисезме? Әйе, коммерция проекты дип әйтсеннәр. Акча өчен түгел бу, милләт өчен эшләгәннәр. Хәзерге яшьләргә чын дискотека музыкасын һәм чын кызлар-егетләр биегәнен күрсәтмәсәң, алар бит башка милләткә ычкына. Минемчә, чын коммерсантлар бюджеттан акча алмаулары белән һәм матур тамашаны үзләре оештыру белән милләткә, республикага бик зур ярдәм итәләр. Күп халык массасы, кызганычка каршы, скрипка, фортепиано, оркестр, классик романс, опералар белән мавыкмый.
Инсаф Абдулла: Бу классик концертларга халык элек тә агылып йөрмәгән, аның үз тамашачысы булган. Бүген классик тамашаларга йөрү нәрсәдән кимеде? Билет бәясе һәм тамашачының матди хәле мөшкелләнгән. Ул концертка ай, атна саен бара алмый, акчасы аз.
Римзил Вәли: Менә сез “Барс-медиа” гаепле дип әйтәсез. Ә бит хәзер җыр турында сигез фестиваль үтә: “Татар җыры”, Ваһапов фестивале, дәүләттән һәм спонсорлардан шактый зур чыгымнар анда катнаша, “Сандугач”, “Дуслык җыры”, “Ватан”, “Созвездие”. “Татар моңы” дигәнен оештырыга торалар әле. Ә “Җиде йолдыз” мин санадым - сигез фестиваль һәм җырчыларның юбилейлары, солянкалар үтә.
Гөлнара Сабирова: “Җиде йолдыз” дигәндә, “Яңа гасыр” бер вакыт “Онытылмас моңнар” дигән ретро-концерт оештыра башлаган иде. Шул хәтле әйбәт концерт иде.
Римзил Вәли: Кемгәдер ретро-җырлар кирәк, кемгәдер фольклор кирәк, кемгәдер әлеге салмак өлкән буын җырлары кирәк, шансон кебегрәк, ә кемгәдер эстрада кирәк, кызларга-егетләргә динамик, әзрәк фейерверк шартлаулары да кирәк. Аның һәр кайсының үз аудиториясе бардыр. Килешәме җыр язучыны, җырны башкаручыны, сәхнәне бизәүчене хөкем итәргә, менә сез дөрес җырламыйсыз, андый бәйләнү дөрес микән соң?
Инсаф Абдулла: Андый бәйләнү кирәк. Мактап кына торырга ярамый. Бәйләнә икән, димәк, бәйләнер урын бар. Беренче фестивальләргә кайтыйк, аның үсешләре булды, димәк, алар шушы әйберләргә колак салганнар. Җырчыларны сайлау да, авторларны сайлау да, конкурска куя торган җырлар сайлап алынган – шул да тәэсир иткәндер. Тамашачының залы туры килә башлагандыр.
Римзил Вәли: Ничек зәвык булсын тамашачы? Берәүләргә теге кирәк, икенчеләргә бүтәне кирәк.
Инсаф Абдулла: Мондый әйбер бар. Минем күршем биш йөз тәнкәгә билет алган. Миңа да шул рәттән кирәк, диләр.
Римзил Вәли: Әлфия апаның Салават белән оештырган юбилеена билет дип шаштылар. Барып карадым мин аны. Мин бу халыкка аптырамыйм, гәҗиткә язылыр өчен ике йөз тәнкә акча кирәк, ә билет биш йөз, мең, мең ярым тәңкә тора ди.
Гөлнара Сабирова: Бу бренд, марка.
Инсаф Абдулла: Булсын төрлесе, ләкин, иң беренче, безнең милли моңнар балаларыбызның күңеленә салынсын иде. Аннан соң рэпка китәме, башкагамы. Нигезе булсын.
Римзил Вәли: Илһам Шакировның дисклары күп, кибеттә егылып алганнарын күрмим. Әзһамова хәзерге классик алтын тавышлы җырчыларыбыздан ун тапкыр күбрәк сатыла. Ә быел рэп белән катышкыч Шәкүр белән Илһам шәп яңгырады.
Инсаф Абдулла: Заманына күрә бит. Әлфия апа белән Илһам абый көненә ай буе өчәр концерт бирә иде. Әгәр шул заманда Әлфия Авзалованың, Илһам Шакировның дисклары чыккан булса, алар сатылмас иде дип уйлыйсызмы?
Римзил Вәли: Ә ни өчен безнең моңлы бриллиант тавышлы иске җырчыларыбыз язмаларын кибеткә куйсаң, бу дискны алмыйлар?
Гөлнара Сабирова: Радионы кабызабыз икән, бер җырчы яңгырый, телевизорда аны күрсәтәләр, концерт оештыралар икән, шул. Башкаларны безгә күрсәтмиләр. Бер үк җырчыны безгә көчләп тагалар.
Римзил Вәли: Гөлнара, син күргәнең бармы бер егетнең яки кызның машинасында радосыннан “Кара урман” яңгырап торганын?
Гөлнара Сабирова: Минем ике туган энем бар. Ул килгәндә урыс телле егет иде, трамвайда барганда мин аңа татарча сөйлим, ул миңа әйтә: "Мин синең белән трамвайда барырга оялам, син ни өчен татарча сөйләшәсең?" Бу сигез ел элек булган хәл. Бүген бу егерме биш яшьле егет машинасында Илһам Шакировның дискын уйната. Урыс радиоларын кабызмый.
Римзил Вәли: Чит илләрдә татарча җырлаган дисклар шәп сатыла диләр. Анда “Кара күзләр” дә, башкалар да бар.
Гөлнара Сабирова: Мин бит әйтмим, бөтенесе төшеп калсын, бу безгә кирәкми, дип.
Римзил Вәли: Ә нинди текстлар әйбәт? “Зинһар өчен кермә төшләремә”, “Төннәр буе йоклый алмый ятам”. Ну бит яшьләр сикергәли торган “бөтен кешегә кирәк, Гөлназга кирәк, сиңа, башкага кирәк түгел” дигән – шлягерны ала бит.
Гөлнара Сабирова: Мәгънәсез идеме Айдар Галимовның “Син минем җанымның яртысы” дигән җыры? Бик мәгънәле, бөтенебез тыңлады. Ул чыннан да хит булды.
Инсаф Абдулла: Мәгънәсез,- диләр. Чыннан да, мәгънәлеме, мәгънәсезме. Синең өчен мәгънәле, минем өчен мәгънәсез. Менә Илһам абый, Әлфия апаның җырлары хәтле җырланган җырларда сүзләр һәрбер авазына кадәр тамашачы ишетеп, аңлап утыра. “Иллә-ли-лә” ул сүзләренең дәвамы, тамашачы шул сүзләргә кушылып киткән була. Ә хәзер текстлары мәгънәле, ләкин тамашачы сүзләрен аңламый, “мин, син” дигән сүзләрен генә ишетә дә, ә алар арасындагы сүзләрне ишетмәгәч, җырның нинди мәгънәсе була инде?
Римзил Вәли: Мәгънә кирәк дип әйттек, ә миләш, каен, имән, бөдрә таллар, исле гөлләр, чияләр турында – бу чын татар җырларымы?
Инсаф Абдулла: Әлбәттә. Анда безнең халкыбызның яшәеш, тормыш- көнкүреш, тарихи үсешләре салынган. Анда татарга гына хас әйбер салынган. Менә такмаклар – ул шул ук эстрада, заманына күрәдер, бәлки. Мин хыялланам, безнең татар кино сәнгате үсеп, киң кино дәрәҗәсенә менеп җитә алыр, шунда һәрбер вакыйгага җыр язылып, шул уйналса иде.
Римзил Вәли: Без шундый нәтиҗәгә килдек, “татар җыры” дигән сүзләр астында бүген бик күп мәгънәле, каршылыклы процесс, күренеш яши. Фольклор, халык иҗаты, эстрада, камера музыкасы, романслар, операдагы ариялар, профессиональ композиторлар язган җырлар, үзешчән авторларының җырлары, социаль җырлар, сәяси җырлар, мөхәббәт җырлары, сәүдә рекламасындагы җырлар, болар барысы да бер генә җыр түгел. Мең җыр. Татар җыры дигән исем астына күтәрелгән ташкын әле замандашларыбыз тарафыннан аңлашылып бетмәгән. Бу процесс әле дәвам итә, сәясәткә, бизнеска, технологияга, мәгълүмәткә, музыкага, милләт тормышына зуррак тәэсир итә. Хәзер кешеләр җырны түгел, җыр һәм аның янындагы процесслар үзләре кешеләр җәмгыятенә тәэсир итәләр. Татар җыры турында фикер йөрткәндә, без барысын беләбез дип әйтергә ашыкмыйк. Хәзерге җыр үзе җәмгыятне күбрәк белә, җәмгыять аны үзе тиешлечә аңламый. Ә аңларга, өйрәнергә кирәк. Ләкин мөһер сугып, нокта куеп түгел.
XS
SM
MD
LG