Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сызранда Җәмигъ мәсҗеде салыначак


Менә сигез ел инде Самар өлкәсенең Сызран шәһәрендә Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев мөселманлыкны торгызуда армый – талмый үз хезмәтен куя.

Илгизәр хәзрәт тумышы белән өлкәнең Гали авылыннан. Саф татар авылында яшәп, шул туган авылында мәдрәсә тәмамлап, рус оясы булган Сызран шәһәренә имам итеп җибәрелә. Ят мохит, чит дин, таныш булмаган татарлар. Мин Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев белән сөйләшәм:
Хәзрәт, Сез яшь кенә башыгыз белән шәһәр түрәләре белән яхшы, дустанә, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алдыгыз. Мэр белән футбол уйныйсыз, мунча керәсез, банкетларда утырасыз. Шул ук вакытта һәрдаим мөселманлык, татарлыкны саклап калу юнәлешендә эш алып барасыз. Сигез ел эчендәге уңышларның чишмә башын искә төшерегез әле.
Имамнарның эше – ул уяту. Мин Сызранга килгән елларны бабайлар тарафыннан аңламау бар иде. Кем безгә моны җибәргән, каян килеп төште? Менә шул бабайлар белән авыррак булды. Яшьләр киресенчә. Эшкуарлар сөенештеләр. Яшь интеллигентлар, зыялылар бик булыштылар. Бабайларга ачуланмадым да, үпкәләмәдем дә. Соңыннан бабайлар йомшардылар. Халык бер ел, ел ярым эчендә бик үзгәрде. Сабыр иттем.
Хуҗалар арасында да, бәйрәм булсын, сайлау булсын, активлык күрсәттем. Безнең бәйрәмнәрне искә дә алмыйлар иде. Хәзер календарьләр элеп куялар. Гаеттән соң минем өйгә ярты шәһәр шалтырата. Мэр Хлыстов Гаеткә килеп үзе котлады. Гәҗитәләрдә Гает уңае белән котлаулар басыла башлады. Бәйрәм табыннарына бөтен нәрсә куялар. Утырасың, эш өчен кирәк. Мин бит эчмим.
Сызранга быел 325 ел була. Православ диненә бик зур матди ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр. Мин шунда әйтеп ташладым: “Ә без, мөселманнарга, нәрсә эшләнәчәк?” Җәмигъ мәсҗеденә урын вәгъдә итәләр. Бу Җәмигъ мәсҗеде шәһәргә килеп кергән юл өстендә булачак, Иделдән дә күренеп торачак, яр кырыенда.
Җитәкчеләр белән ара яхшы, ә поплар белән ничек?
Отец Григорий белән яхшы, әйбәт. Яшьләр әзрәк кырпычлар, ә атакай Григорий тирән акыллы, зирәк. Миңа сүз бирмичә торсалар, атакай исләренә төшерә, имамга сүз бирегез дип. Атакай Григорий әйтә: “Җәмигъ мәсҗеде солидный булсын, Иделдән күренеп торсын”,- ди Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев.
Тарих – кырыс фән. Болгар бабайлар яшәгән җирләрдә, атаклы Ра, Итил, Идел сулары буйлап болгар көймәләре йөзгән. Су буенда бүген кояш нурларында чиркәү гөмбәзләре ялтырый. Сызранга Иделдән карасаң, чын рус каласы дигән фикер туа. Ә бит Сызран исеме – саф төрки исем. Бу турыда Сызран шәһәр дума рәисе үзе сөйләде. Сызран сүзе – сыза, сызан, сазлык белән аңлаталар. Сазлыктан чыккан елганын исеме дә Сызран, бу елга Иделгә тоташа. Менә шул җирдә шәһәр урын алган, һәм быел Сызран үзенең 325 еллыгын бәйрәм итәчәк.
XS
SM
MD
LG