Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:07

Русия дәүләт думасында республикаларда "дәүләт" сүзен куллануны тыю турындагы канун өлгесен тикшерү әлегә чигерелде, әмма озаккамы?


Гыйнвар башында яңа сайланган дәүләт думасында Татарстанны хәвефкә салган канун өлгесе тикшерелде. Бу канун башта төбәкләр сәясәте комитеты утырышында каралды һәм Дума шурасы аны утырышка да чыгарды. Әлеге өлгене Чернышев дигән депутат әзерләп Дәүләт Думасына тәкъдим иткән булган. Бу канун өлгесе киләчәктә Русия төбәкләрендә, республикаларда һәм аларның парламентларында дәүләт дигән сүзне тыю турында иде.
“Татарстан өчен куркыныч булган әлеге канун өлгесе кабул ителмәсә дә, бу хәл кабатланмас дип бер кем дә әйтә алмый”, ди Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Рәзил Вәлиев.
“Татарстан бүгенге көндә үзенең парламентын “Татарстан Дәүләт Шурасы” дип атаган икән, димәк, киләчәктә, әгәр дә бу канун кабул ителгән булса, без инде бу сүзне файдалана алмаган булыр идек. Киләчәктә без канун чыгару оешмасы, ниндидер җыен дипме, җыелыш дипме, башка өлкәләрдәге шикелле үзебезнең исемебезне алыштырырга мәҗбүр булырга тиеш идек”,- ди Рәзил Вәлиев.
Аның әйтүенчә, бу юнәлештәге канун өлгеләре моңа кадәр дә тәкъдим ителгән булган. 4-5 ел элек кайбер депутатлар Русиядә бары тик бер генә президент булырга тиеш, дип чыгыш ясаган иде. Һәм республика башлыкларын- илбашларын президент дип атауны тыярга маташты. Әмма ул вакытта бу тәкъдим милли республикалардан сайланган депутатлардан яклау тапмады. Һәм тикшерүдән алынды.
“Һәм менә, Аллага шөкер, бу куркынычны да үтеп киттек. Русия дәүләт думасы республика парламентларында дәүләт сүзен куллануны тыя торган канунны киләчәктә тикшерүдән алып торды. Әмма монда хәвефле бер нәрсә бар: димәк депутатлар арасында, Русия җитәкчелеге арасында мондый фикер бар һәм ул шактый куәтле. Әгәр киләчәктә Дәүләт милли сәясәте шушы юлдан барса, мондый кануннар тагын килеп чыгарга мөмкин. Киләчәктә сәясәт тагын да куркынычрак төс алса, андый канунның кабул ителеп куюы да мөмкин
Шуңа күрә безгә Татарстаннан сайлап куелган депутатлар белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк. Без бу канун өлгеләре тикшерелә башлаганда ук үзебезнең фикерләребезне җиткерергә тиешбез. Югыйсә, Русия төбәкләренә әйтми генә һәм алар белән киңәшмичә бер канунны кабул итеп, Русиядәге мәгарифтә милли-төбәк компонентын алып ташладылар. Моны яшерен төстә эшләделәр. Без белми дә калдык”,- ди Рәзил Вәлиев.

XS
SM
MD
LG