Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия Русиянең энергетика өлкәсендәге тәкъдимнәре белән килеште


Сербия Русиянең энергетика өлкәсендәге тәкъдимнәре белән килеште. Күп кенә серб белгечләре һәм икътисад министрының каршы килүләренә карамастан, Сербиянең нефть индустриясе дәүләт ширкәтен Русиянең "Газпром"ына сату турында Русия һәм Сербия хөкүмәте килешкән.

Белградта рәсмиләр исә, бу килешү нәтиҗәсендә, Сербиядә җир асты газ саклагычы төзеләчәк һәм Сербия аша "Көньяк агым" газүткәргече сузылачак, ди.

Сербия премьеры Коштуница бу килешүне сәнәгать өлкәсендәге зур вакыйга дип атады. Моңа каршы булучылар НИС ширкәтен Русиягә сату кануни түгел, ягъни бәйге нигезендә башкарылмый, ди. Бу сәяси сәбәпләргә бәйләп, Сербиянең "Газпром"га үз ил байлыкларын бүләк итү дип атады.
XS
SM
MD
LG