Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:35

"Имеди" телевизион каналы кабат үз тапшыруларын башлаячак


Грузиядә дүшәмбе көнне оппозицион "Имеди" телевизион каналы кабат үз тапшыруларын башлаячак. Грузия матбугатлары язуынча, ширкәтнең җитәкчесе Бәдри Патаркацишвили телевизион каналның 51 процент акциясен американың "Ньюс Корп" ширкәтенә сатачак. Ә калганнары Патаркацишвили апаларына тапшыра.

Декабрь азагында берничә журналистның эштән китүе сәбәпле, 'Имеди" вакытлыча үз эшен туктаткан иде. Журналистлар ул чакта хакимият һәм Патаркацишвили арасында барган сәяси уеннарда катнашасы килмәүләрен әйтте.

XS
SM
MD
LG