Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:43

Татарстан Төркмәнстан һәм Белорус белән икътисадый элемтәләр урнаштыра


Соңгы ике атнада Татарстан хөкүмәте, Төркмәнстан, Белорус илләре белән элемтәләрне ныгыта. Әйтергә кирәк Европада бу ике илгә караш бик түбән. Беренче чиратта бу биредә демократия булмау һәм кеше хокукларының нык изелүе белән бәйле.

Соңгы ике атнада Татарстан хөкүмәте, Төркмәнстан, Белорус илләре белән элемтәләрне ныгыта. Әйтергә кирәк Европада бу ике илгә караш бик түбән. Беренче чиратта бу биредә демократия булмау һәм кеше хокукларының нык изелүе белән бәйле. Шуңа күрә күп кенә илләр Төркмәнстан, Белорус белән уртак элемтәләр корырга ашыкмый. Тик Татарстан түгел. Икътисадый табыш алыр өчен республика җитәкчелеге бу илләр белән дә бәйләнешкә керергә риза булды. Билгеле, берәр атна элек Татарстан вәкилчелеге Төркмәнстанга барып кайтты. Биредә алар Төркмәнстан президенты Корбангули Бәрдимөхәммәдов белән дә очрашты. Очрашу барышында кузгалтылган төп сораулар - Төркмәнстанга мөмкин кадәр күбрәк «Камаз» машиналарын сату. «Камаз» ширкәте, Төркмәнстанга елына ике мең ярым йөк машинасы сатырга әзер. Төркмәнстан башлыгы сүзләренә караганда бу алар өчен шаккатырлык саннар һәм алар «Камаз» кебек ышанычлы хезмәттәш белән элемтәләр урнаштырырга шат. Әгәрдә иҗтияҗ булса «Камаз»лылар Төркмәнстанда йөк машинасы гына түгел, ә трактор һәм автобуслар да җитештерергә уйлый.
Машиналарны сатудан тыш, Татарстан җитәкчелеге Төркмәнстанда “Камаз” ширкәтенең укыту-сәүдә төзекләндерү үзәге төзергә ниятли. Сәфәр барышында республика вәкилчелеге төзелеш урыннарын да карап кайтканнар. Ашхабадта әлеге үзәкне төзү өчен 5 мең квадрат метрлы урын бүлеп бирелгән. Биредә шулай ук укыту комплексы ачу да ниятләнә. Объектның бәясе 5 миллион доллар бәяләнә.Рәсмиләр сүзләренчә, үзәк агымдагы елның 25 июненә төзелеп бетәчәк.
Икътисадчыларга сәер тоелган тагын бер килешү – бу хөкүмәтнең ирексез Белорусиягә караган, «Белруснефтегаз» ширкәте белән элемтәләр урнаштыру. Дүшәмбе премьер министр Рөстәм Миңнеханов бу ширкәтнең идарә башлыгы Рашат Корбанов белән очрашты. «Белруснефтегаз» вәкилчелеге Татарстанда ике проектны тормышка ашырырга уйлый.
Беренчесе – “Химград” җирлегендә, “Тасма-холдинг” ширкәте мәйданнарында логистика үзәген төзү. Бу турыда очрашуда «Белруснефтегаз» ширкәте идарә башлыгы Рашат Корбанов болай диде.
«Химграда»та бүленеп бирелгән мәйдан безне канәгатьләндерә, бары тик мөмкинлек булса бу мәйданны биш ярымнан ун гектарга кадәр зурайтып булса яхшы булыр иде. Чөнки без биредә югары сыйфатлы логистика үзәген төзергә ниятлибез. Шулай ук бу җирләрне без ничек алачакбыз дигән сорау да борчый. Шәхси милек буларакмы, әллә озак вакытка аренда түләп соңыннан сатып алу хокукы беләнме, яисә башкачымы.? Шушы сорауларны хәл итәсе бар. Тулаем алганда безнең ширкәт хезмәткәрләре бүгеннән үк эшли башларга әзер.

«Белруснефтегаз»ның Татарстанда тормышка ашырырга уйлаган икенче проекты башкалада кунакханә сәүдә һәм офислар үзәге булдыру. Баштарак бу максаттан ширкәткә, Казанда “Метро” сәүдә үзәге тирәсендәге шәхси йортларны сүтеп шул җир тәкъдим ителгән, ләкин инвесторлар яңа төзеләчәк үзәкнең Казансу елгасы ярында урнашуын теләгән.

Шулай итеп Татарстан башка илләр тарафыннан үтә дә ирексез дип табылган Төркмәнстан, Белорус белән икътисадый элемтәләр кора.

XS
SM
MD
LG