Accessibility links

Кайнар хәбәр

AКШ икътисадына ишелү яныймы?


АКШ финанс министры Һенри Полсон
АКШ финанс министры Һенри Полсон

Кушма Штатлар икътисадында төшенкелек башлана дигән шөбһәләр сурәтендә дөньяның кыйммәтле кәгазь базарларында соңгы ике көндә бәяләр төшү күзәтелде. Дүшәмбедә Европа базарларында бәяләр 2001 ел 11 сентябрь һөҗүмнәреннән соң иң түбән дәрәҗәгә төште. Шундый ук ишелү Азия базарларында да күзәтелде. Сишәмбедә Кушма Штатларның үзәк банкы шушы төшенкелеккә каршы чара буларак, банкның төп кредит процентын 0.75 процентка киметте.


Кушма Штатларның үзендә дүшәмбе – ял көне – Мартин Лютер Кинг көне иде. Европа базарларында соңгы берничә елда булмаган ишелү күзәтелде, иленә карап, 5-7%-ка кадәр. Шушы дулкын сишәмбедә Азия илләренә барып җитте. Япония, Һонг-Конг, Кытай, Көньяк Корея базарлары 4%-ка кимеде. Һиндстанда төп күрсәткеч кинәт 10 процентка төшкәннән соң, сәүдәне хәтта туктатып торырга мәҗбүр булдылар.

Бу ишелүләрнең төп сәбәбе – Кушма Штарлар икътисадындагы төшенкелек дип санала. Дүшәмбедә илнең үзәк банкы вазифасын башкаручы Федераль резерв системы, шушы төшенкелеккә каршы чара буларак, шактый кискен адымга барырга карар итте – банкның төп кредит процентын берьюлы 0,75%-ка киметеп, 3,5%-ка калдырды.

"Минемчә, бу адым илгә һәм бар дөньяга үзәк банкның базарда туган вазгыятькә карап, җитез хәрәкәт итә алуын күрсәтә, бу ышаныч тудырырга тиеш", диде АКШ финанс министры Һенри Полсон.

Кайбер белгечләр, Кушма Штатлардагы бу төшенкелекнең тамырлары ипотека кризисына бәйле, дип саный. Заманында миллионлаган кеше торак алу өчен кредитлар алган, ләкин югары процентларын түли алмый.

Җомга көнне американ президенты Джордж Буш, шушы вазгыятьне яхшырту юлларының берсе буларак, 150 миллиард доллар күләмендә салым ташламалары планын игълан итте.

Ләкин базар бу чарага ышанмады, күрәсең, җитәрлек түгел дип тапкан.

Күп кенә белгечләр, Кушма Штатлар икътисадының хәзерге хәле бик мөшкел, дигән фикердә.

"Инвесторлар шуны аңларга тиеш, эш ипотека я кредитларда гына түгел. Бу зур бурычлар кризисы, һәр тармакта, хәтта хөкүмәт дәрәҗәсендә. Безнеңчә, бу әле башлана гына, һәм бик тирән ишелүгә китерәчәк, бәлки 1929 елда булган шикелле", ди Һонг-Конгтагы финанс ширкәте белгече Мартин Һеннеки.

Үзәк банк игълан иткән бүгенге адым вазгыятьне яхшырта алырмы?

"Бу адымның бер кыска вакыт өчен файдасы булачак. Ләкин зәгыйфь икътисад дигән төп мәсьәлә урынында кала", ди Лондондагы Capital Economics белгече Джонатан Лойнс.

Кушма Шталар үзәк банкы күргән чараның нәтиҗәсе булырмы, әлегә әйтү кыен. Сишәмбедә Нью-Йорк биржасында төшенкелек белән ачылды.
XS
SM
MD
LG