Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ банкның кредит процентын киметте


Дөнья базарында кыйммәтле кәгазьләрнең бәяләре төшүе дәвам итә. Бу исә Кушма Штатлардагы икътисади хәлләр белән бәйле. Япония, Көньяк Корея, Австралия, Һонконг, Кытай, Тайваньда бәяләр 4-6 процентка кимегән. Индия 10 процентка кимегәннән соң, сатуны бөтенләй туктаткан. Дүшәмбе көнне Европа һәм Латин Америка фонд базарында соңгы елларда иң зур бәя төшү булды.

Кушма Штатлар президенты Джорд Бушның америка икътисадын җайга сайлау өчен кертелгән тәкъдимнәре инвесторларда канәгатьсезлек уятты. Халыкара валюта фонды җитәкчесе Доминик Строс-Кан хәзер килеп туган хәлне шактый җитди дип атады.

Кушма Штатларның үзәк банкы кредитлар процентларын 4 бөтен йөздән йөгерме биш проценттан 3 ярымга калдырды. Бу соңгы вакыттагы иң зур киметү.
XS
SM
MD
LG