Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык” радиосын кайдан тыңларга була?


21нче гыйнварда “Азатлык” радиосының 20 минутлык тупланмасы “Яңа гасыр” радиосыннан эфирга чыкмады. кыска дулкыннарда һәм интернетта радио тапшыруларын тыңлау дәвам итә. Җәмәгатчелек вәкилләреннән һәм тыңлаучыларыбыздан көчле реакция.

“Яңа гасыр” радиосында Азатлыкның 20 минутлык хәбәрләр тупланмасын кабатлап тапшыру туктатылгач, җәмәгатчелек вәкилләреннән һәм тыңлаучыларыбыздан көчле реакция килде. Тыңлаучыларыбыз, моны ашаган ризыктан мәхрүм калуга тиңләде, җәмәгать эшлеклеләре дә шулай ук аны тискәре күренеш итеп бәяләде.
“Азатлык” радиосының Казан бүлеге эшен туктатмый. “Азатлык” тапшыруларын кайда һәм ничек ишетеп булу турындагы сорау белән хатлар килә.
21нче гыйнварда “Азатлык” радиосының 20 минутлык тупланмасы эфирга чыкмады. Безнең тапшырулардан сайлап алынган хәбәрләр тупланмасы ике яклы килешү нигезендә бара иде. Казанда яшәүче Зөфәр абый Сәлиев бүген Азатлыкның Казан бүлегенә шалтыратып Азатлыкны югалтуын әйтте. Зөфәр абый, Азатлыкның кыска дулкыннарда тыңлаган, аннан ҒM дулкындагы кабатлап тапшырганда яхшы сыйфатлы тавышлары ишетү мөмкинлегенә күнегеп киткән. Хәзер шушы 20 минутлык тупланманы ишетү мөмкинлегеннән мәхрүм калуын, ашаган ризыктан калу белән тиңләде.
Яңа гасырдан тыңлап ятырга бигрәк уңайлы иде. Әллә тагын качып- посып кына тыңлый торган вакыт җиттеме? Кичә минем ризыгымны тартып алган кебек булдылар. Яшь вакытым булса. һич түзә алмас идем, барып җиткезер идем үземнең тавышымны кирәк җиргә. Хәзер чыга алмыйм инде . Мәҗбүр булдым сезгә телефон аша шылтыратырга. Минем үземә аң ала торган, рухи ризык ала торган радиомны нигә сөйләтмиләр икән, дип хәйран калдым, -диде Азатлыкның даими тыңлаучысы Зөфәр абый Сәлиев.
Азатлык хәбәрләрен ирештерү юллары арасында иң җайлысының ябылуына язучылар да борчыла. Менә язучы Нәбирә Гыймадинова фикере:
Азатлык тапшыруы халыкның иң яраткан тапшыруы. Элек без заманында кача- поса “Би-би-си” ләрне тыңлый идек. Аннан шундый хәбәрләрне ишетә идек. Бүгенге көндә безнең “би-би-си”ләрнең рухында эшли торган бәйсез бер станция иде Азатлык. Менә аның кыска гына дулкыннарда эшләүе татар халкы өчен бу тагы бер фаҗига.
Язучы һәм Идел журналы баш мөһәррире Нәбирә Гыймадинова фикерләре белән Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов та килешә.
Азатлык радиосы ул безнең татар халкының көндәлек яшәешен һәрвакыт яктыртып торды. Татарстандагы милләттәшләребезнең генә түгел, Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезнең дә тормышын яктыртып торды. Шуңа күрә аның Казанда булуы, Казаннан бөтен дөньяга эфир аша таралуы бик тә мөһим иде . Мин бу әйбергә уйланылып бетмәгән эш дип исәплим. Һәм һичшиксез Казаннан Азатлык радиосы тапшырулары барырга тиеш, дип исәплим.
Инде ишеткәнегезчә Азатлык хәбәрләренең 20 минутлык тупланмасы Яңа гасыр радиосында кабатлап тапшыру туктатылды. Әмма кыска дулкыннарда һәм интернетта радио тапшыруларын тыңлау элеккечә дәвам итә.
Азатлык радиосының Казан бүлеге башлыгы Римзил Вәли бу хәлләргә шундый аңлатма бирде:
Соңгы елларда бу ретрансляция “Яңа гасыр”кампаниясе аша барды. Ә 2007елның языннан соң Яңа гасыр кампаниясе Азатлыкның 1сәгатьлек тапшыруыннан сайлап алынган 20 минутлык дайджест тапшыруларын яңгыратты.
21 гыйнвардан башлап шушы 20 минутлык дайджест тапшырулары да “Яңа гасыр”да эфирга чыкмый. Бу өр-яңа вәзгыять. Чөнки беренче 40-45елдагы кебек, ягъни, салкын сугыш елларындагы кебек Азатлык бары кыска дулкыннарга кайтты.
Бу күңелле хәбәр түгел. Шулай да объектив мәгълүмат шул, Азатлыкны кыска дулкыннарда һәм интернет аша тыңларга укырга мөмкин. Ретрансляция туктатылуның сәбәпләре безгә мәгълүм түгел. Нинди дә булса сәяси, техник яки хокуки рекламацияләр, дәгъвалар бирелмәде. Бу очракта хокукый аспектлар, контрактларның төрле матдәләрен аңлау һәм аңлату, хатлар алышу һәм алышмау белән бәйләнгән вакыйга бу.
Уралда яшәп, татарча тапшыруларны ничек тыңлап була? Шул хактагы сорау белән Бөтендөнья Татар конгрессына Пермь өлкәсе, Краснокама шәһәре милли оешмасы исеменнән Хәсәнов Тәлгат Әхмәтша улы хат язган . Ул татарча радиоларның шулай ук Азатлык радиосын кайда һәм ничек ишетеп булуы турында мәгълүматны язып җибәрергә сораган.
Хәсәнов Тәлгат Әхмәтша улы кебек, башка тыңлаучылар да “Азатлыкны” кыска дулкыннарда табырга тели. Барлык саннарны дулкыннарны, ешлыкларны һәм иярченне ничек көйләү мөмкинлеге турында, бөтен мәгълүматны Azatliq.org сәхифәсендә таба аласыз.
Казан вакыты белән кичке 7дә 31 метрлы кыска дулкынның 5895 һәм 41 метрның 7380 ешлыгында эфирга чыга. Шуннан соң бер сәгатлек тапшыру кичке 11дә 31 метрның 5860 ешлыгында яңгырый. Икенче көнне иртән “Азатлык” тапшырулары ике тапкыр кабатлана. Иртәнге 7дә 41 метрлы кыска дулкынның 7115 ешлыгында һәм 31 метрның 5940 ешлыгында тыңлап була. Иртәнге 9 да безне 31 метрның 9680 ешлыгыннан ишетеп була. Безнең интернеттагы сәхифәбезнең адресы Azatliq.org
XS
SM
MD
LG