Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:59

Министр Вәлиев Тишковның ялганын тотты


Татарстан фән һәм мәгариф министры Наил Вәлиев.

Татарстан фән һәм мәгариф министры Наил Вәлиев.

Валерий Тишковның чираттагы мәкер яки ялганын мәгарифчеләр Наил Вәлиев белән Нэлли Прусс фаш итә.

Валерий Тишковның тагын бер “бүләгендә” ялган бар.Сан алуда татарга “каршы” фикерләр белән шау-шу кузгаткан этно-антропологның чираттагы "мәкере" яки ялганы фаш ителә.

Русия милли сәясәтчеләренә Татарстанда татар галимнәренең саны бераз арта башлавы ошамый кебек. Татарстанда югары уку йортында белем бирүче урысларга көн юк, имеш. Бу фикерне искәртеп Русия фәннәр академиясының Этнология һәм антропология институты мөдире Валерий Тишков Татарстанда югары уку йортларын төп милләт кешеләре, ягни татарлар, “тулысынча диярлек яулап алды” дип белдерә. Бу турыда Мәскәү чыганаклары, шул исәптән “Росбалт” агентлыгы да хәбәр итте.

Ә чынбарлыкта уку йортларында кем укый һәм кем укыта? Татарлар гынамы? Бу турыда Фән һәм мәгариф министры Наил Вәлиев ни уйлый? Министрның матбугат хезмәте җиткәчесе Алсу Мөхәммәтова Наил Вәлиев сүзләрен укый.

Наил Вәлиев: "Укытучыларга килсәк тә, ректорларга килсәк тә, яртысыннан артыгы татар түгел."

“Җурналистлар соравына җавап итеп министр Наил Вәлиев искәрткән иде инде. Мондый раслаулар берничек тә дөреслеккә туры килә алмый. Белем бирү эшчәнлегендә дә, фән өлкәсендә дә. Милли үзенчәлеккә карап югары уку йортларында эш йөртү бездә юк.

Анализ күрсәткәнчә, Татарстан югары уку йортларындагы укытучыларга килсәк тә, ректорларга килсәк тә, яртысыннан артыгы татар түгел. Әйтик мисалларны карап узыйк. Казан дәүләт технология университетында ректор Сергей Дьяконов. - Ә бу иң зур университет.

Шулай ук Туполов исемендәге техник университетта - Юрий Гортышов. Казан дәүләт архитектруа-төзелеше унверситетында - Валерий Куприянов. Казан дәүләт энергетика универсетитында - Юрий Петрушенко. Болар иң билгеле һәм зур, тәэсирле университетлар, уку йортлары.

Бездә милләтенә карап кимсетү юк. Казан югары уку йортларындагы кадрлар составы даими һәм алар каядыр китәргә җыенмый, дип искәртә Наил Вәлиев”.

Шулай ук, истән чыгармыйк, Татарстандагы югары уку йортлары Татарстан мәгарифенә бик зәгыйф бәйлелектә тора. Казан университетларындагы кадрларны Мәскәү хәл итә диләр Татарстан министрлыгында. Алар мы шулай урыс укытучыларын кимсетә?

Казандагы күпчелек югары уку йортларында ректор булган урыслар нинди милләттән булып чыга инде? Әйтик Татар эшмәкәрлеккә ярдәм итү институты ректоры Нэлли Прусс?

Ул, Татарстанда уку йортларында милләткә түгел, ә акылы һәм уңганлыгына карап эшләтәләр, дип искәртә. Прусс татар булмаса да Казанда дәүләтнеке булмаган уку йортын эшләтә алган. “Без Русиядәгезурлыгы буенча икенче урында булган дәүләтнеке булмаган данлыклы югары уку йорты”, - дип таныта ул “ТИСБИ” дип урысча аталучы уку йортын.

Алар Казандагы башка урыслар җитәкли торган университетлар кебек Русия мәгариф министрлыгына да, Мәскәүдәге хөкүмәткә дә турыдан-туры бәйле уку йорты түгел. Шулай булуга карамастан ул Казандагы идарә белән хезмәттәшлек итеп үз уку йортын кора алган. Тик Валерий Тишков урыслар ректор яки профессор түгел, хәтта “доценттан да югары эшкә керә алмый” дип раслый. Нэлли Прусс, әлбәттә, Валерий Тишковның раславын хакыйкаттән читтә тора ди.

“Бу фикере абсолют рәвештә хакыйкатка туры килми. Мин үз уку йортым буенча да фикер йөртә алам. Бездә абсолют тигез шартларда 12 милләттән булган студентлар укый. Бездә аспирантура да бар. Анда шулай ук төрле милләт кешеләре белем алып галим яки укытучы булып китә ала. Анда шулай ук урыслар һәм башка кешеләр дә бар. Һәм беркемнең дә өстенлеге юк. Менә мин - “төп” милләттән булмаган ректор. Башка университетларда да татар булмаган ректорлар эшли. Мин сезгә тулысынча нигезләнеп искәртәм. - Төп милләт кешеләре өстенлек итә дип искәртү хакыйкаткә туры килми”.

XS
SM
MD
LG