Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:49

21 гыйнвардан башлап “Азатлык” радиосының 20 минутлык тупланмасы “Яңа гасыр” радиосыннан эфирга чыкмый башлады. Сезнең моңа карата мөнәсәбәтегез нинди?


- Конкуренция күп инде, һәрбер эштә дә.

- Әниләр-әтиләр тыңлыйлар. Болай да аз татарча сөйләгән радиолар. Күбрәк куйсыннар иде татарчаны, Азатлыкны да тыңлыйсы килә.
- Начар мөнәсәбәтем, бу радио ябылырга тиеш түгел.
Хәбир Ибраһим язучы: Минем соравым бар. Нишләп Азатлык радиосын Татарстанда яптылар соң? Азатлык радиосы элек-электән халыкка дөреслекне сөйләп бирүче радио булды. Аны минем әти дә тыңлый иде. Азатлык радиосы, гомүмән, Татарастанда гына ябылган. Татарстанда мондый әйберне эшләгәч, мин аптырыйм моңа. Моны ябу - ул дошманнар эше. Димәк, өстәге түрәләргә ул комачаулык итә.
Искәндәр Сираҗи: Мөгаен, бу радио үзенең хөрерәк фикерле булуы белән, кемгәдер комачаулагандыр, дип уйлыйм. Моны бит инде Прага япмады, Яңа гасыр да үзе япмады . Ә Русия япты, дип уйлыйм мин бу тапшыруны. Мәгълумат бирү мөмкинчелеге чикләнә.
- Интернетка керә алмаган кешегә ул зур югалту. Бу мәсьәләне күтәрергә кирәк.
- “Яңа гасыр”дан Азатлыкны тыңлый идек. Андагы тапшырулар ошый иде. Бу мөмкинлекләрне бетерү дигән сүз күпмедер дәрәҗәдә, без моңа риза түгел.
Женя Охотников, рус егете: Азатлык радиосын тулай торакта бергә яшәгән татар егетләре белән тыңлый идем, мин үзем рус егете булсам да. Бик кирәк татарча тапшырулар. Без Татарстанда яшибез, татарча тапшырулар булырга тиеш.
Чулпан, татар теле укытучысы, 3-нче гимназия: Азатлык радиосын тыңлый идек. Аның ябылуын ишеткәч, аптырашта калдык. Халык бит тыңлый. Тыңлаучылар авылда да, шәһәр дә дә бар. Азатлык радиосының эшләве кирәк. Халыкка аңлаешлы итеп сөйли. Мөһим мәсьәләләрне күтәрә. Шуңа күрә Азатлык радиосын кире кайтару мөһим проблемаларның берсе булып саналырга тиеш.
Безгә Азатлык радиосының интервью алырга килгәне бар. Анда укытучылар һәм балалар татар теленнән имтихан бирүләре Сабантуе көненә туры килүенә бик ачынып сөйләгәннәр иде. Ул халык өчен эшли торган радио. Аннан соң бит әле безнең 7 класс малайларыннан хоккей турында интервью алганнар иде. Хоккей ярышлары турында малайлар сөйләгәннәр иде, үзләрен тыңладылар, көттеләр, аны ишеттеләр, шатландылар, горурландылар.
- Нәрсәсе ошамангандыр хөкүмәткә, кайтарсыннар яңадан.
- Аны кеше тыңлый, мин дә тыңлар идем.
- Азатлык радиосы бәйсез булсын, бернәрсәгә дә бәйләнмәгән, азат булсын.
Ә сезнең моңа карата мөнәсәбәтегез нинди? Фикерегезне форумда әйтә аласыз:

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG