Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан студенты Интернеттагы язма өчен үлемгә хөкем ителгән


Әфганстанда Исламны мыскыл иткән материаллар тараткан өчен журналистика бүлеге студенты үлем җәзасына хөкем ителгән.

Балк төньяк әфган виллаяте баш хәкиме белдерүенчә, 23 яшьлек студент Интернеттан Ислам кагыйдәләрен бозучы мәкәлә чыгарган да укытучылар һәм университеттагы дуслары белән фикер алышкан. Берничә студент моңа шикәять иткән.

Хөкем ителгән студентның туганнары аппеляциягә биргәннәр. Әфганстан журналистлар Берлеге җитәкчесе бу карар белән килешми һәм ул Әфганстан президенты Хәмид Карзайдан бу хәлне игътибарсыз калдырмауны сорый.

XS
SM
MD
LG