Accessibility links

Гаяз Исхакыйның иҗатын кем яхшырак белә?


Гаяз Исхакыйның иҗаты белән кызыксынучыларны бәйгедә катнашырга чакыралар
Гаяз Исхакыйның иҗаты белән кызыксынучыларны бәйгедә катнашырга чакыралар

Советлар заманында тыелган язучының әсәрләрен өйрәнгән өчен бүләк бирәләр. Татарстанда Гаяз Исхакыйның 130 еллыгына багышлап бәйге үткәрелә.

Татарстанда Гаяз Исхакыйның 130 еллыгына багышланган чаралар башланды. Аларның берсе -“Югалмас мирас эзеннән” дип исемләнгән бәйге. Аны Г.Камал исемендәге театр һәм Яшүсмерләр китапханәсе, Мәдәниять министрлыгы, Язучылар берлеге белән бергәлектә үткәрә. Советлар заманында тыелган язучы Гаяз Исхакый әсәрләрен өйрәнгән өчен хәзер бүләк бирәләр. Быел Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тула. Чистай районның Яуширмә авылында “Исхакый укуларын” үткәрү быел да планлаштырылган. Ә аңа кадәр Г. Камал театры һәм Яшүсмерләр китапханәсе Гаяз Исхакыйның иҗаты, шәхесе, тормыш юлы белән кызыксынучылар арасында бәйге үткәрергә булган. Ярышка барлыгы 50 сорау чыгарылган. Укучыларга язучының “Ике йөз елдан соң инкыйраз”, “Башкорт бәхете”, “Зиндан”, “Зөләйха”, “Җан Баевич” кебек танылган әсәрләренең әчтәлегенә кагылышлы сораулар бирелә. Шулай ук, бәйгене оештыручылар Гаяз Исхакыйның иҗтимагый эшчәнлеге, чит илдәге тормышы, эммиграциядә чыгарылган “Яңа милли юл” журналын чыгару турындагы сорауларга да җавап алырга тели. “Югалмас мирас эзеннән” дигән бәйге турында тулырак мәгълүматны алыр өчен бәйгене багып баручы Яшүсмерләр китапханәсе хезмәткәре, туган якъны өйрәнү һәм милли мәдәниять бүлеге мөдире Фәридә Мифтиева белән сөйләштек.
Фәридә Мифтиева
Заман яшьләре татар-гөреф гадәтләре белән Гаяз Исхаки әсәрләре аша гына таныша ала, безнең фикеребез шундый. Исхакый әсәрләре безнең китапханәдә бик популяр, программага да кертелгән, менә шундый чаралар да китапларны күбрәк укуга этәрә" - ди ул.
Исхакыйның “Зөләйха” әсәре нигезендә фильм чыккач, шушы драманы күбрәк укый башладылармы?
"Зөләйхага" сорау һәрвакыт күп булды. Бәлкем спектаклен дә караганнардыр. Аны теарда караучылар, китапханәгә килеп, әсәрен ала. Исхакыйның “Мулла бабай”, Алдым-бирдем”, Җан Баевич” әсәрләрен дә күп алалар. Бу бәйгегә сорауларны Гаяз Исхакийның иҗатын өйрәнүче галимә Лена Гайнанова төзеде. Алар Исхакийның тормышын, иҗатын, эммиграциядәге эшчәнлеген һәм башка якъларны үз эченә ала.” - диде Фәридә Мифтиева.
Бәйгене оештыручылар читтәге татар яшләрен дә ярышта катнашырга чакыра. Нигезләмәдә әйтелгәнчә, бәйгегә 15 яшьтән 30 яшькә кадәрге милләттәшләрнең эшләре кабул ителә. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр, Г.Камал театрында куелган спектаклләргә чакыру кәгазьләре көтә. Җиңүчеләрне бүләкләү Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тулуга багышланган Чистай районның Яуширмә авылында үтә торган “Исхакый укулары” вакытында булачак. Бәйге шартлары турында өстәмә мүгълүматны китапханәнең сәхифәсендә таба алырсыз. ( www.ryltat.ru)
XS
SM
MD
LG