Accessibility links

Татарны кимсеткән дәреслек мәхкәмәдә


Дәреслекнең 89нчы битендәге рәсем
Дәреслекнең 89нчы битендәге рәсем

22 гыйнварда Мәскәүдә Чаллы кешеләренең шикаятен тыңлау булды. Алар «Ватан тарихы» дәреслеге басылып чыгуда мәгариф министрлыгын гәеплиләр.


22 гыйнварда Мәскәүнең Тверь район мәхкәмәсендә Чаллы кешеләре Сагидуллин, Таҗиев һәм Ситдиковларның Русия Федерациясе фән һәм Мәгариф министрлыгы өстеннән бирелгән шикаятен тыңлау булды. Бу шикаяттә алар Преображенский һәм Рыбаков дигән авторның «История Отчество ягъни «Ватан тарихы» китабы басылып чыгуда мәгариф министрлыгын гәеплиләр. Шикаятъ бирүчеләр фикеренчә бу китапта Русиядә яшәүче милли азчылыкны шул исәптән татар халкын кимсеткән фикерләр бар. Мәхкәмәгә шикаятъ язучылар Мәскәүдәге «Ватан» партиясе рәисе Мөхәммәт Миначевка ышанычнамә биреп, мәхкәмәдә аның катнашуын үтенгәннәр. Мәхкәмә утырышлары берничә тапкыр билгеләнеп кичектерелгән булган. Ниһаятъ, 22 гыйнвардә бу хакта тыңлаулар узды. Мөхәммәт Миначев зур күләмле чыгыш язып килгән булса да, аңар чыгыш өчен күп вакыт бирелмәгән. Һәм ул үзенең чыгышын, шулай ук бу китап хакындагы фикерләр тупланмасын. Татарстан Мәгариф министрлыгы комиссиясе ясаган нәтиҗәләрне мәхкәмәгә тапшырган.
Шушы ук мәхкәмәдә Мөхәммәт Миначев бу дәреслекне Русия Федерациясендә канун буенча экстремист әдәбият дип, тыелган китаплар исемлегенә кертергә, дигән гариза да бирергә ниятләгән. Ләкин ул гаризаны кабул итмәгәннәр. Ә инде мәгариф министрлыгы бу китапны экстремист әдәбият дип танудан баш тарткан.
Мәхкәмәгә шикаятъ бирүчеләрнең теләге канәгатьләндерелмәсә дә, Мөхәммәт Миначев мәхкәмә утырышында бу сөйләшүләр булуны да җиңү дип саный.
Без тукталып калмаячакбыз. Хәзер инде бу мәхкәмә карары белән танышканнан соң без яңадан шәһәр мәхкәмәсенә бирәчәкбез; кирәк булса Европа мәхкәмәсенә дә барып җитәчәкбез, диде Мөхәммәт Миначев.
Шулай итеп, 22 гыйнварда бер төркем Чаллы кешеләренең «История отечество» – (Ватан тарихы дәреслеген басып чыгарырга рөхсәт биргән Русиянең мәгариф министрлыгы өстеннән шикаяте каралды. Мәхкәмә карары безнең милләттәшләрне яклап чыгарылмаса да, бу мәхкәмәдә ышанычнамә белән катнашкан Мөхәммәт Миначев моны җиңү дип атый. Һәм, бу мәхкәмәдә берничә генә Мәскәү татары катнашкан булса, шәһәр мәхкәмәсендә күбрәк кеше килер дип өметләнә. Әгәр дә Русиядә шикаятне канәгатләндермәсәләр. Европа мәхкәмәсенә дә мөрәҗәгать итәчәкбез, диде Мөхәммәт Миначев.
XS
SM
MD
LG