Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буранның күпме зыян китергәне билгеле түгел


Синоптиклар шимбәгә кадәр буран дәвам итәчәк дип фаразлый, МЧС вәзгыятне гадәттән тышка якына дип бәяли.

22 гыйнвар башланган буранның Татарстанга күпме зыян салганын әлегә бер кем дә әйтә алмый. Иртә белән эшкә баручы гади халык аты-юлы белән автобуста Казан түрәләрен сүксә, Түбән Кама районындагы 6 авыл, Кукмара районындагы 3 авыл тәүлеккә якын утсыз һәм сусыз утырды. 23 гыйнварга каршы төндә бу авыллар өстендә карлы буран котырды.
Иртән Казан читеннән үзәккә килүче автобусларда халык калай савыттагы балык кебек иде. “Шәһәр түрәләрен Соцгородтан үзләренең эшенә кадәр менә бу кыймшанып та булмаган автобуста алып килергә иде”,-дип зарланды кайберәүләр. Һава җитмәүдән, баш әйләнә, дип төшеп калучылар да булды. Тукталышлардагы халык кечкенә сабантуйны хәтерләтте. Тагын автобуслар эшкә чыкмаган, дигән сүзләр еш яңгырады.
4-нче санлы пассажир автотранспорты хуҗалыгы шәһәрдә эре ширкәтләрдән берсе. Гадәттәгечә, 90 машина да юлга чыкты, дип белдерде эксплуатация башлыгы Лариса Васильева. Автобусларның начар йөрүенә ул юл чистартучыларны гәепләде.
“Бу хәлләр барсы да һава торышының начар булуыннан. Үзегез күрмисез мени? Беркайда да шәһәр чистартылмый”
,-диде Лариса Васильева. Рәсмиләр бөтен булган кар чистартучы машиналар урамнарда, дип белдерсә дә, алар анда юк кебек иде.
Татарстанның 22-сендә көчле буран көткәнлеген халык 21 гыйнвар көнне үк белде. Мобил телефоннарга бу хакта СМС килде. Радио-телевидениядә дә игъланнар булды. Әмма, бу хәлне белә торып, үз тормышын куркыныч астына куеп йөзләгән машиналар ерак юлга чыкты. Казан-Сембер юлының Апас рйонындагы Шонгуты авылы янында 140 тан артык машина, кар күп яву аркасында, бөкегә эләгеп төн кунып чыкты. Шундый ук хәл Казан-Чаллы юлында Мамадыш районының Яки авылы тирәсендә булды. Анда 120 ләп машина һәм алардагы 200-ләп кеше кар тозагында калган иде. Әлеге язма эфирга әзерләнгән вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәтбугат бүлеге хезмәткәре Светлана Лебедева: “Әле дә юлны чистартып коткару эшләре дәвам итә”,-дип белдерде.
Мәскәү юлының Чуашстан ягында 2 чакырымга сузылган машиналарны кар тозагыннан коткару эшләре дәвам итә.
“Кукмара районындагы 3 авыл утсыз калды. Анда зыянны бетерү өчен энергетиклар китте”,- диде Светлана Лебедева. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәтбугат хезмәте белдерүенчә, Казанның да төрле җирендә 16 йорт утсыз калган иде.
Бу буран вакытында казанлыларның бөтенесе диярлек зыян күрде. Юлларны чистартып өлгермәгәнгә күрә һәркем иң кимендә ярты сәгатькә эшкә соңга калды. 23 гыйнвар кичендә дә шәһәр урамнарында озын-озын бөкеләр иде.
XS
SM
MD
LG