Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мысыр президенты фәлестиннәргә илгә керергә рөхсәт иткән


Каһирә - Президент Хөсни Мөбәрәк Мысыр хәрби көчләренә фәлестиннәргә Мысырга коралсыз кереп ашамлыклар алуны рөхсәт итәргә фәрман биргән. Бүген чик буендагы дивар шартлатылганнан соң дистәләгән мең фәлестинле Гәззә сызыгыннан чик аша Мысырга керде. Израильнең Хәмәс контролендә булган Гәззә сызыгына чикләрне ябуы аркасында андагы халык ач калды, дип сөйләде Мөбәрәк.

Каһирәдәге халыкара кызыл хач комитеты Мысыр-Гәззәдәге хәлне - "хаос" дип бәяләде. Израиль тышкы эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Арье Мекель, хәзер тәртип булдыру - Мысыр эше, дип белдерде.

"Ул җирдә Израиль көчләре юк, Мысыр белән Гәззә чик буенда бары тик Мысыр көчләре урнашкан. Шуңа күрә, килешүләр нигезендә тәртип урнаштыру - Мысыр җаваплылыгында, без моны Мысырдан көтәбез."

Израиль вазгыяттән файдалынып Гәззәгә чик аша корал һәм сугышчылар керә ала дип борчыла.
XS
SM
MD
LG