Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда наркотикларга каршы көрәш ничек бара?


наркотик матдәләр
наркотик матдәләр

2007 елда республиканың хокук сакчылары 5405 наркотиклар белән бәйле тәртип бозу очракларын теркәгән. 1587 гә якын кешене җинаять җаваплылыгына тартылган. 23 гыйнвар көнне наркотиклар әйләнешен күзәтњче буенча Русия Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә былтыр башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды.

Наркотиклар әйләнешен күзәтњ буенча Русия Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе узган ел шулай ук төнге клубларда да тикшерүләр үткәргән, ул рейдларда журналистлар да катнаша.

“Наркополицейлар белән рейдка чыккач күзләрем ачылды!” - дип башлады сүзен әфьюн кулланучылар турында махсус тапшырулар әзерләгән танылган телевизион журналист Фирдүс Гыймалтдинов.
“ Аларның махсус яшерен кешеләре бар. Ул егетләр клубка гади кеше булып керәләр һәм шикле егет-кызларны билгеләп чыгалар. Шуннан икенче махсус кешеләр аларны алып китеп тикшерәләр. Мин булганда шикле кыяфәтле 10 кеше эләккән иде.”
Шул 10 егетнең берсенең канында наркотик матдә табалар. “15 кеше арасыннан 5-6 сында табылу очраклары да була икән”- ди наркополицийлар белән төнге клублар буенча сәяхәт иткән журналист.
Егеттәме яки кыздамы наркотик матдә табылган очракта нинди җәза бирелә икән соң?
Канында наркотик матдә табылган кеше админстратив хокук бозучы булып санала. Аңа бик аз күләмдә генә штраф салына.”
Ләкин моның икенче ягыда бар, наркополицейларга тотылган студентның укыган җиренә аның наркотик матдә кулланганын җиткерәләр, күзәтү астына алалар. Теге яки бу клубта наркотик матдаләр табылса, бу клуб җитәкчелегенә дә кырын суга икән. Күңел ачу үзәге ябылырга да мөмкин.
Гадәттә наркотиклар әйләнешен күзәтњ буенча Русия Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе зур күләмдәге әфьюн һәм башка наркотик матдәләрне сатучыларны тоту белән шөгыльләнә. Фирдүс Гыймалтдинов сөйли башлаган Казанның төнге клубларына сәяхәтне алар вак эшкә саныйлар икән.
23 гыйнвар көнне наркотиклар әйләнешен күзәтү буенча Татарстан идарәсе былтыр башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясаганда әйтелгән саннар шундыйрак. Республикада 8800гђ якынкеше наркотик матдәләргә бәйле диелгән диагноз белән исәптә тора. Башка еллар белән чагыштырганда Татарстанда әфьюн кулланучыларның саны кимегән. Бу хакта журналист Фирдүс Гыймалтдинов та әйтеп киткән иде.
Наркотиклар әйләнешен күзәтү буенча Татарстан идарәсенең еллык коллегия утырышындагы нәтиҗәләрне карап китсәк, авыруларның күбесе 30 яшькә кадәрлеләр. Наркоманнар күп шәһәрләр: Казан, Бөгелмә, Яр Чаллы, Әлмәт икән. Иң зур һираинны былтыр декабрь аенда Бөгелмә районында табалар. 3 килограмгаякын наркотик матдә белән урта Азия кешесе тотыла. Бу кешене 8 елдан алып 20 елга кадәр ирегеннән мәхрү итергә мөмкиннәр.
XS
SM
MD
LG