Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:31

Казакстан фильмы Оскар бүләгенә тәкъдим ителде


Голливуд - Беренче тапкыр Казакстан фильмы Оскар бүләгенә тәкъдим ителде. Иң яхшы чит ил киносы номинациясендә ярышта режиссер Сергей Бодровның Чыңгыз Ханның яшьлеге турындагы "Монгол" дигән фильмы катнаша. Бүләккә тәкъдим ителгән башка әсәрләр арасында - Польша режиссеры Андрей Вайданың "Хатынь" фильмы икенче дөнья сугышы вакытында совет гаскәрләренең Хатынь урманында Польша хәрбиләрен атып үтерүе турында. Шулай ук "12" исемле фильм бар. Анда Никита Михалков үги әтисен үтерүдә гаепләнгән бер чечен егетенең язмышын сүрәтли.

Оскар бүләгенә ия булучылар 24 февральдә игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG