Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касьянов президент сайлауларына нәмзәт итеп теркәлә алмаска мөмкин


Михаил Касьянов
Михаил Касьянов

Русия президенты сайлауларына Михаил Касьяновны нәмзәт итеп теркәү өчен җыелган имзаларның 15 проценттан артыгы ялган дип белдерде, Русия үзәк сайлау комиссиясе.


Оппозиция лидеры булган Михаил Касьяновны президент сайлауларына теркәмәскә мөмкиннәр. Үзәк сайлау комиссиясе тикшерүләр уздырганнан соң аның өчен җыелган имзаларда хәрәмләшүләр бар, дип белдерде. Канун нигездә президент сайлауларына нәмзәт буларак теркәлү өчен җыелган имзаның 5 проценттан артыгы ялган булмаска тиеш.

Русия үзәк сайлау комиссиясе Михаил Касьянов өчен җыелган имзаларның бер өлешен – 400 мең имзаны тикшергәннән соң 15 проценты ялган, дип белдерде. Шул ук вакытта бары 170 имзаның гына хәрәмләшү икәне әйтелде. Ә калганнары я кәгазьләренең дөрес тутырылмавы, яисә имза җыючыларның хаталары белән бәйле икән. Шуңа да карамастан 15 процент имза ялган булуы үз көчендә кала.

Имза жыю белән шөгыльләнгән, Касьянов тарафдарлары булган Русия төбәкләрендәге бүлек вәкилләре һәрдаим хакимият басымы астында эшләгәнен белдерә. Мисал өчен Мари Иле республикасында Йошкар-Оладага бүлек җитәкчесе Рөстәм Абдуллин тоткарланган иде. Аны хезмәткәрләреңне төрмәгә утыртабыз дип куркытып "ялган имзалар җыюымны таныйм" дигән мәҗбүри рәвештә документларга куй куйдыртканнар. Икенче көнгә Абдуллин монытиз арада кире каккан, аннан соң аны 48 сәгатькә ябып куярга булалар. Әмма моның кануни түгеллеген аңлап булса кирәк, шәһәрдән читкә чыкмаска боерып Абдуллинны җибәрәләр. Михаил Касьянов бу Русия хакимияте өчен гәдәти ди.

“Дөресен генә әйткәндә Русия хакимиятенә бу ошамый. Ошамый, чөнки без дөресен сөйлибез. Ә һәрбер дөреслек халыкка бик якын. Шуңа безне массакүләм мәгълүмат чараларына да якын җибәрмиләр. Бер генә телевизон канал да юк. Азатлык һәм Эхо Москвы радиосы гына безнең фикерләрне бирә. Шулай ук бер-ике газета һәм ике интернет басма бар, шуның белән бетте-китте. Дөреслекне ишетергә теләүчеләр өчен бу бик аз. Чөнки хаклыкны белергә теләүчеләр арта. Шуңа күрә хакимият безне һәрвакыт эзәрлекли һәм бу безнең өчен инде гаҗәп тә түгел,” - ди Михаил Касьянов.

Русия төбәкләренең кайберләрендә, мисал өчен Карачай Чәркәс республикасында җинаятьчелеккә каршы көрәш идәрәсе вәкилләре имза җыючыларның өйләренә килеп сораштырулар уздырганнар, хезмәт урыныгызда проблемалар булачак дип янаганнар. Касьянов генераль прокуратурадан бу басымнарны тикшерүне тәләп итте. Ул боерыкларның барысы да Мәскәүдән төшерелгән дип саный

“Бәйсез булган нәмзәтне теркәү билгеле зур сәяси вакыйга. Ә һәрбер мөһим вакыйга нигезендә эшләрне иң зур җитәкче хәл итә. Бу вертикаль нигезендә шулай көйләнгән. Ягъни иң югарыда утыручы карар кыла. Ә бүген без белүебезчә югарыда Путин утыра”, - диде халык демократик бүлеге җитәкчесе Касьянов.

Ул Русиядә хәзер барлык мәсьәләне дә икътисади булсынмы, социальмы Путин хәл итә ди. Хөкүмәт, мәхкәмә чыгарырга тиешле карарларны да Путин чыгара - рәсми рәвештә теркәлмәсә дә, чынлыкта бу шулай, ди Касьянов.
Һәм сайлауларга килгәндә дә, хакимият җиңелүдән курка, шуңа җиңелүгә китерергә мөмкин барлык очракларны дә бетерү яки азайту ягын карый ди. Әмма Михаил Касьянов әле үзенә җиңелергә иртә булуын әйтә.

“Хәзергә барысы да тиешле тәртиптә бара. Канун нигезендә тиешле беренче тикшерүләр узды. Миңа Русия Үзәк сайлау комиссиясе имзаларны тикшерүнең икенче чиратына күчкәнен белдерделәр. Инде аның нәтиҗәләре билгеле булгач кына, мине теркәү яки теркәмәү мәсьәләсенә киләчәкләр”, - диде Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә оппозиция башлыгы Касьянов.

Аны президентлыкка нәмзәт итеп теркәү яки теркәмәү мәсьәләсен Үзәк сайлау комиссиясе 27 гыйнвар көнне карыячак.
XS
SM
MD
LG