Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:04

Кушма Штатлар үзәк банкы процент дәрәҗәсен киметкәннән соң, дөньяның кыйммәтле кәгазь базарларында ишелү тукталган кебек булса да, белгечләр, ул дәвам итергә мөмкин, дип кисәтә. Чәршәмбедә Давостагы икътисади форум да, дөньяда рецессия башланырга мөмкин, дигән фаразлар сурәтендә ачылды. Нәрсә ул рецессия, гади кешегә аның йогынтысы бармы? Шушы сорауларны без Станфорд университеты профессоры Михаил Бернштамга бирдек.


Нәрсә ул рецессия?

Кушма Штатларда кабул ителгән билгеләмәгә күрә, тулаем җитештерү ике квартал, ягъни, 6 ай рәттән кимесә, рецессия була. Еллык күрсәткечләрдә ул хәтта чагылмаска да мөмкин. Мисал өчен, 2001-2002 елларда шулай булды да.

Американ үзәк банкының процент дәрәҗәсен киметүе вазгыятьне яхшырта аламы, яисә болар үзара бәйле түгелме?

Алар бәйле, йомшару буалачак. Ләкин бу чараның ярдәме зур була алмый, чөнки кризис банк тармагында, кредитлар базарында. Процентны киметү акча күләменең артуына китерә, ләкин кредитны арттырмаска да мөмкин. Шул ук вакытта, торак тармагында финанс хәрәкәте башланса, ул аякка басырга да мөмкин.

Ә доллар белән нәрсә булачак? Аның төшүе дәвам итәчәкме, тукталачакмы?

Кушма Штатлар үзәк банкы процент дәрәҗәсен киметкән хәлдә, ә Европа һәм Япония үзәк банклары аны тотып торган хәлдә – әлбәттә, доллар төшүен дәвам итәчәк.

Бу төшүнең дәрәҗәсен фаразлап буламы?

Андый фаразлар бик ышанычсыз. Ләкин долларның салмак кына төшүе дәвам итәчәк, һәм ул бер эурга 1,5 доллар дәрәҗәсенә җитергә мөмкин.

Шушы вазгыятьнең гади кешегә нинди йогынтысы булачак. Әйтик, ике илне алсак – Кушма Штатлар һәм Русияне. Бу илдәге гади кешеләр аны үз җилкәсендә тоячакмы?

Әлбәттә тоячак, ләкин төрле яклап. Кушма Штатларда эшсезлек арту, хезмәт хакы төшү аркылы, ягъни инфляция эш хакы артуын узып барачак.

Русиядә башкача. Анда бюджетның яртысы нефть һәм газ бәясенә бәйле. Рецессия башланса, нефть бәяләре төшәчәк, бюджетка зыян киләчәк. Ягъни, казнадан акча алып эшләүчеләргә, пенсия, сәламәтлек саклау тармагына зыян киләчәк.

Нефть бәяләре төшәр дип уйлыйсызмы?

Якын арада төшәр кебек. Әйтик, Америкада рецессия 2% булса, нефть бәяләре 5%-ка төшәчәк.

XS
SM
MD
LG