Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар шурасы төзелде


Башкортстандагы мөселман оешмалары эшен килештерү шурасы төзелде. Аңа Русия ислам институты, Үзәк диния һәм Башкортстан диния нәзарәтләре башлары, мәдрәсә җитәкчеләре, республика хөкүмәте каршындагы дин эшләре шурасы вәкилләре һәм Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры керде. Килештерү шурасының беренче утырышында дини уку йортларында белгечләр әзерләү, әсбаплар чыгару кебек мәсъәләләр каралды.
XS
SM
MD
LG