Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:43

Дәүләт думасындагы Башкортстан депутатлары


Русиянең яңа парламентындагы Башкортстан депутатлары шактый югары урыннарга утырды. Иң югары урынга Павел Крашенинников утырды. Ул ватандашлар, җинаять һәм арбитраж кануннар чыгару комитеты рәисе итеп сайланды. Аның бер урынбасары Андрей Назаров та Башкортстаннан. Башкортстанның экс-сенаторы Рамил Искужин дәүләт төзелеше һәм конституция кануннары чыгару комитеты урынбасары, Стәрлетамак шәһәренең элекке мэры Спартак Әхмәтов дәүләт думасында оештыру эшләре үткәрү һәм регламент комитеты рәисе урынбасары итеп сайланды. Александр Фурман җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары итеп сайланды. Алар барысы да “Бердәм Русия” фиркасеннән.

XS
SM
MD
LG