Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзай террорлык җәелергә мөмкин дип кисәтә


Әфганстан президенты Хәмид Карзай Давостагы халыкара икътисади форумда чыгыш ясап террорлыкның җәелү куркынычы бар дип белдерде. Мисал итеп Карзай Әфганстан һәм Пакыстанда булган хәлләрне китерде. Ул илләрнең җитәкчеләрен террорлыкка тартучы челтәрнең һәм гыйсьянчыларны финанслау нигезен бетерү өчен чарлар күрергә чакырды.

Кушма Штатлар дәүләт секретаре Кондолиза Райс Давоста Хәмид Карзай һәм Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф белән сөйләшүләр уздырды.
XS
SM
MD
LG