Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

“Безнең гәҗит” хәбәрчеләре бу санда социаль темага өстенлек бирә. Баш язма буларак “Субсидия дип үләр хәлем юк” мәкаләсе күрсәтелә. Биредә Мәдинә Нурулла, Яңа Савин районының халыкны социаль яклау бүлегенең эшен тәнкыйтли. “Болай кимсеткәнче, бирмәсеннәр генә иде ул субсидия дигәннәрен”. Әле барлык документларны җыеп бетереп тапшырганнан соң да, ташламалардан файдаланаммы-юкмы. Кеше хәзер ташламалар артынна йөрүне тәмүхка тиңли. Миңа быел да ташламалар тиеш. Тик узган хәлләрне уйлап, котым чыгып тора. Субсидияләр юлында йөреп үләр хәлем юк, башка аягымны да атламыйм ул якка” диелә язмада.
Мөхәррир битендә “Яхшыны яманнан аерып булмый хәзер” язмасында Илфат Фәйзрахманов сәяси тормышка туктала. Язмадан өзек “Инде менә тагын бер хәбәр гаҗәпләндерде. “Бердәм Русия” фиркасеннән Русия Дәүләт Думасы депутаты, Дон казаклары атаманы Виктор Водолацки Петр Красновны ярлыкау буенча эшче төркем төзү турында указны имзалады. Петр Краснов – Нацистлар белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнгән кеше. Мин үзем Водолацки Гитлер тарафдарыдыр дип уйламыйм. Безнең илдә сәер гамәлләр, аңлаешсыз фикерләр еш яңгырый” диелә бу язмада. Моннан тыш Русия хөкүмәте саклык банкында 1992 ел гыйнварына кадәр югалган совет акчаларын кайтару мәсьәләсенә багышланган язма да бар.
Сәфәр чыктык сәхифәсендә “Төркмәнстан җир читендә түгел икән” язмасы белән танышып була. Биредә журналист Булат Сруров Татарстан вәкилчелегенең Төркмәнстанга сәфәре турында язган. Язмада сәфәрдән тәэсирләр, Төркмәнстан икътисады, сәясәте, андагы халык тормышы һәм теле, бу илнең мирасы турында язылган. Кызык фактка тукталыйк. Татарстанда бензин кыйбат булса, Төркмәнстанда бу ягулыкның бер литры безнеңчә 50тиен генә тора икән. Әле анысын да, газ һәм электр энергиясе кебек үк, халык өчен бөтенләй бушлай итмәкчеләр.
Тормыш сулышы сәхифәсендә исә Җәүдәт Харисов “Ришвәт бирмәс идек, тормыш мәҗбүр итмәсә” язмасында ришвәтләрнең акчалата гына түгел, ә башка рәвештә була алу мөмкинлеге турында уйлана.
Газетаның 7 бите тулысынча секталар темасына багышлана. Язманың исеме “Ширинг, хиринг, хирим, ху...” Биредә автор Татарстанда гадәти булмаган барлык дини оешмалар өч төргә бүленә ди. Бу – Көнчыгыштан, Көнбатыштан кергәннәр һәм үзебездә барлыкка килгәннәр. Мәкаләдә сүз “Трансценденталь медитация” тоталитар сектасы турында бара. Дин темасы иманга юл сәхифәсендә дәвам итә. Биредә ваһһабит кем ул дигән сорауга җавап эзләнә.
XS
SM
MD
LG