Accessibility links

Зоотаксида кабан дуңгызы


Яңа эшли башлаган зоотакси этләр, песиләр генә түгел, ә кәҗә-сарык та ташыячак.

Казанда эшли башлаган зоотаксида кабан дуңгызы алып барырга теләк белдергәннәр. Әлеге хезмәт гыйнвар аеның уртасында эшли башлаган иде. Аның мөдире Денис Александров әйтенә караганда, моңа кадәр Татарстан башкаласында таксилар кечкенә пудельдән зуррак этләрне алырга теләмәгән. Бу зоотаксины чакыру 150 сум тора. Аннан соң барган һәр чакрым саен 5 сум түләргә кирәк.
“Мин моны керемсез эшкарлык дип әйтмәс идем. Моңа кадәр бер кемнең дә кулы җитмәде аңа”,- диде Александров. Бу хезмәт Идел буе калаларында әлегә бердән-бер. Казанның зоотаксие этләр генә түгел, ә кәҗә-сарыклар да ташырга исәпли.
“Әле яңа гына 120 килограмм авырлыктагы кабан дуңгызын алып барырга теләк белдерделәр. Биектаудан “Северный” бистәсенә. Без ризалаштык”,- ди зоотакси мөдире.
XS
SM
MD
LG