Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафури театрының Казандагы гастрольләре тәмамланды


23 гыйнвар көнне Казанда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре тәмамланды. 8 көнгә сузылган иҗат сәфәре вакытында гафурилылар 6 спектакль, бер театрлаштырылган тамаша, бер концерт күрсәтте. Инде алдан хәбәр иткәнебезчә, Камал театрында үткән әлеге спектакльлләрнең берсен дә Казан тамашачысы моңа кадәр күрмәгән иде.
“Гафури театрының быелгы гастрольләре зур уңыш белән узды. Бу беренчедән репертуарның төрлелегеннән тора. Классик әсәрләр белән беррәттән, Баязит Бикбазин һәм Заһир Исмәгыйлевнең “Кодача” музыкаль комедиясе, хәзерге заман драматургиясе әсәрләре, яңа пьесалар, шулай ук Туфан Миңнуллинның әсәре репертуарга кертелү тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Шуңа күрә спектакльгә тамашачылар ашкынып килде”,- ди Камал театры мөдире Шамил Закиров.
Гафури театры Казанга тагын ике елдан соң гына киләчәк. Шамил Закиров әйтүенчә, тамашачы да сагынырга өлгерә, театр репертуары да яңа спектакльләргә баей.
XS
SM
MD
LG