Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Высоцкийга һәйкәл кую кирәкме?


Владимир Высоцкий
Владимир Высоцкий

Высоцкий 33 ел элек Чаллыда була, 2 тамаша күрсәтә, кунакханәдә 2 төн үткәрә. Аңа һәйкәл төзү исеме астында паркта 40лап зур-зур агач киселгән.


Урыс мәдәниятендә зур шөһрәткә ирешкән В.Высоцкий моннан 33 ел элек Чаллыда була. Шушында ул 2 тамаша күрсәтә, “Кама” исемен йөрткән кунакханәдә 2 төн үткәрә. Хәзерге вакытта әлеге кунакханә янында В.Высоцкйның исемен мәңгеләштерү йөзеннән һәйкәл төзелеп ята. Бу эш моннан 2 ел элек башланган иде. Һәйкәлне төзеп бетерү өчен шәһәр казнасыннан шактый акча да каралган. Высоцкийның 70 еллык юбилейлары уңаеннан булган мәшәкатьләр хакында Чаллы төзүчеләре ширкәтенең аксакаллар Шурасы рәисе М.Бибишев “Вечерние Челны” газетасында болай дип яза: “Безгә бик күп эшчеләр, машина йөртүчеләр һәм башка хезмәткәрләр мөрәҗәгать итә. Алар, Высоцкийга һәйкәл төзү исеме астында барган җимерүләргә борчыла. Ширкәт идарәсе янындагы паркта 40лап зур-зур агач киселгән. Югыйсә, Высоцкийның Чаллы төзелешенә керткән өлеше – “Кама” кунакханәсендә” 2 көн сәламәт тормыш образы” күрсәтү белән төгәлләнә.
Безгә, һәйкәлне төзеп бетерү өчен шәһәр казнасыннан 1млн. 800 мең сум акча бирелүе дә мәгьлүм, ди М.Бибишев.
Марат әфәнде КамАЗ һәм шәһәр төзүчеләренә, СССР энергетика системасын булдырган П.Непорожнийга һәйкәлләр, Батырлар аллеясын ясау ягында булса, язучы, Р.Бәшәр татар шагыйрьләрен, язучыларын тарихка кертергә тәкьдим итә:
Высоцкийның Чаллы белән багланышы юк. Аңа һәйкәл төзү – халык акчасын җилгә очыру дип саныйм. Чаллыны татарның милли башкаласы, диләр. Монда күп кенә урамнар татарның бөек шәхесләре исеме белән бәйле. Ш.Усманов, Х.Туфан, Сөембикә, Ямашев урамнары һ.б. бар. Урамнар бар, ләкин хәзерге халык ни өчен шулай аталуын белми. Шул акчага әлеге урамнарның башына яки күренә торган урынга бу шәхесләрнең сынын ясап, кем икәнен татарча-урысча язып куйсаң, бик матур булыр иде.
Чаллы педагогия институты аспиранты шагыйрь Фидаил Мәҗитов Высоцкий иҗаты белән беркадәр таныш һәм аңа мондый бәя бирә:
В.Высоцкий урам телендә язылган шигьриятне урыс мәдәниятенә, җыр сәнгатенә кертүче буларак яңалык алып килгән. Аны билгеле бер буын кешеләре зурлый. Ләкин аның иҗаты гасырдан-гасырга күчеп бара торган, таш һәйкәлләр куярлык түгел.Татар шәһәрендә аның иҗаты зур тантаналарга лаек түгелдер,- дип саныйм.
Ф.Мәҗитов Азатлыкка мондый фикерен дә әйтте: Казанны саклап шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл кую турында коры сүзләр генә йөри. Ә монда Чаллыга килеп 2 кич кунган Высоцкийга зурдан кубып һәйкәл куела.
Татарстан язучылары берлеге әгьзасы Мансур Сафин Высоцкийның шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп, “Ярсу йөрәк” дигән китап чыгарды. Анда кереш сүзне профессор Рәзинә Мөхиярова язган. Китапта шулай ук Рафаэль Мостафин, Әхмәт Гадел, Шаһинур Мостафин, Әнвәр Хәйри һәм башкалар Высоцкий иҗатына карашларын белдерә.
XS
SM
MD
LG