Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:04

Мысыр чик буена гаскәр китерде


Рафаһ - Мысыр белән Гәззә чик буена өстәмә иминлек көчләре китерелде. Фәлестиннәрнең чик аша ирекле хәрәкәте туктатыла башлады. 23 гыйнвар көнне чик буе дивары шартлатылып изоляциядә калган Гәззә сызыгы халкы Мысырга азык-төлек алырга агылган иде. Израиль ракета һөҗүмнәрен туктату өчен Гәззәне бер атна элек үз чикләре эчендэ япкан иде. Бүген Израильнең ракета һөҗүмнәрендә Гәззә сызыгында кимендә 4 фәлестиле һәлак булды.

XS
SM
MD
LG