Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:35

Татинком күрше төбәк ширкәтенең җирле бүлегенә әйләнде


"Татинком-Т" ширкәтнең элекке җитәкчесе Камил Миңнеханов

"Татинком-Т" ширкәтнең элекке җитәкчесе Камил Миңнеханов

1992 елда Татарстанның элемтә ширкәте итеп оешкан “Татинком-Т” компаниясе бүген Түбән Новгород мобил элемтә операторына кушылуы турында игълан итте. Татар сүзен йөрткән бу оешма исемен үзгәртеп, башка бер төбәк ширкәтненең җирле бүлекчәсенә әйләнә. Бу Татарстанның читтән килгән инвесторларга сатылган чираттагы ширкәте.


1992нче елда Татарстанның элемтә ширкәте итеп оешкан “Татинком-Т” компаниясе бүген, Түбән Новгород мобил элемтә операторына кушылуы турында игълан итте. Татар сүзен йөрткән бу оешма исемен үзгәртеп, башка бер төбәк ширкәтненең җирле бүлекчәсенә әйләнә. Бу Татарстанның читтән килгән инвесторларга сатылган чираттагы ширкәте.

“Татинком-Т” Татарстанда мобил элемтә булдырган беренче ширкәтләрнең берсе иде. Ул 1992 елда, Татарстан хөкүмәте башлангычы белән оеша. Анда Татарстан капиталы салына. Баштарак ул Мәскәүдән килгән көчле көндәшләре белән көрәшне алып барырлык хәлдә иде, соңгы елларда таянычны башка җирләрдә эзли башлады.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2000 нче елда “Татинком”ның дәүләт кулындагы акцияләре “Татнефть” ширкәтенә күчә. 2003 елда бу акцияләрне башка төбәк операторлары - “ВолгаТелеком” һәм “Уралсвязьинформ” сатып ала. Ул вакытта ук инде Татарстан бу ширкәттәннән колак кага. Әмма, "Татинком-Т"ның баш җитәкчесе әйткәнчә, анда республиканың өлеше үткән елга кадәр була әле. 2007 елның нояберендә, “Татинком-Т” дигән ширкәт һәм бу исем дә хокукый яктан яшәүдән туктый. Ширкәт Түбән Новгородтта урнашкан "НСС" компаниясенең җирле бүлекчәсенә әверелә.

Шушы үзгәреш турында “Татинком-Т” ширкәтендә оешкан вакыттан бирле эшләгән, соңыннан аның җитәкчесенә кадәр үсеп җиткән, ә хәзер инде "НСС" исеме астындагы эшли башлаган ширкәтнең җитәкчесе Камил Миңнеханов белән сөйләштек.

Сезгә "Татинком-Т" ширкәтенең бетерелүе кызганыч түгелме?

"Юк, тормыш шундый нәрсә, кешеләр үсә, ширкәтләр үсә, без дә үстек. Без хәзер зуррак һәм көчлерәк оешмага әйләндек. Телекоммуникация үзе генә тора алмый. Бөтен җирдә глобаллизация бара."

Элегрәк “Татинком-Т” дип аталучы һәм хәзер "НСС" ширкәтенең Татарстан бүлеге башлыгы Камил Миңнеханов башка ширкәтләрнең дә сатылуын әйтте. Заманында Татарстанның “Таиф” ширкәтенең “Сантел” элемтэ компаниясе дә зуррак һәм байрак бер ширкәт тарафыннан сатып алынган иде. “Сантел”ны Мәскәүдән килгән эшкуарлар алып, аны зур федерал челтәр, “МТС” ның җирле бүлекчәсенә әйләндерде. “Татинком” Татарстанда МТС, Билайн, Мегафон кебек зур ширкәтләр белән көндәшлек шартларында эшләде. Моңа кадәр ул төбәк базарының 12,27% алып торган. Башка ширкәткә кушылган килеш, ул кулланучылар санын, базардагы өлешен 16% кадәр арттырырга уйлый.

Шунысы кызык, Татарстанга килгән бу яңа элемтә компаниясе, Мәскәүнең федерал дәрәҗәдә эшләгән ширкәт түгел. “НСС” - Түбән Новгородтта урнашкан, Татарстан кебек үк зур бер төбәк оешмасы булып тора. Яңа ширкәт тагын 5 төбәк элемтэ операторын берләштергән. Алар - Чуашстан, Мордовия, Сарытау һәм Пензада эшләгән элемтә ширкәтләре.
Шушы 6 ваграк ширкәт “НСС” исеме астында берләшкән. Шушы зур элемтә компаниясенең башлыгы Михаил Петров, "бу гамәлебез белән без төбәктәге эшмәкәрләрнең дә, эшен белеп эшләгәндә, үз өйендә көндәшлек шартларында җиңә алуын күрсәтмәкче булабыз, диде.

XS
SM
MD
LG