Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Медведев штабын Хәбиров җитәкли


Уфа - Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның идарәсе башлыгы Радий Хәбиров Русия президентлыгына намзәт Дмитрий Медведевның республикада сайлау алды эшчәнлеген җитәклиячәк. Штаб сайлау алды башыннан алып тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителгәнче эшлиячәк.

Дәүләт Думасына сайлау вакытында Хәбиров "Бердәм Русия" фиркасенең Башкортстандагы сайлау алды штабын җитәкләде. Партия республикада 83% тавыш җыйган иде.
XS
SM
MD
LG