Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанны кардан чистартуда җитешсезлекләр дә бар


Казанлыларны кайчан урамдагы кар көртләрен түгеп бетерерләр икән? дигән сорау борчый. Ә һава торышын әйтеп торучылар исә, шимбә тагын кар яварга мөмкин дип фаразлый. Узган берничә көн эчендә генә айлык күләм кар яуган. Казанның торак коммуналь хуҗалык комитеты башкалага 300 урам җыештыручы җитми, дип белдерә. Шуңа күрәдер мөгаен, шимбәдә исә, бу көннәрдә ишеп-ишеп яуган карны көрәү өчен, урамнарга әлеге хезмәтнең барлык эшчеләре дә чыгачак. Казанлыларны да бу эшкә кушылырга чакырдылар.
“Барлык эшләр дә камил башкарыла дип әйтеп булмый. Җитешсезлекләр дә бар”,- диде Казан башкарма комитеты мәтбугат хезмәте вәкиле Ләззәт Хәйдәров торак коммуналь хуҗалык хезмәте башкарган эшләр турында. Аның әйтүенә караганда, шәһәр транспорты кар ишеп яуган 23 гыйнвар көнне уртача үз маршрутларында сәгать ярымга соңга калган. Җомгадагы хәлләр дә мактанырлык түгел.
“Вәзгыять әле катлаулы. Автобуслар үзләренең маршрут расписаниясеннән бер сәгатькә соңга калалар”,- диде Хәйдәров. Урам чистартуга өстәмә җәлеп ителгән төрле ширкәт һәм оешмаларның, шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы техникасы эшләүгә карамастан, барлыгы меңгә якын машина кар көрәү, түгү белән мәшгуль, каланың тиз генә чистарып калуы шик астында.
XS
SM
MD
LG