Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:41

Европа Берлеге рәсмие: Газпромнан куркасы юк


Европа Берлегенең энергия комиссары Andris Piebalgs: Газпромнан куркасы юк

Европа Берлегенең энергия комиссары Andris Piebalgs: Газпромнан куркасы юк

Русиянең Европа илләре белән энергетика өлкәсендә бер-бер артлы ике килешү төзүе Европаны Русия газына артык бәйле итмәсме дигән шөбһәләр тудырды. Европа Берлегенең энергия комиссары Andris Piebalgs, радиобызга биргән әңгәмәсендә, бу шөбһәләрне кире какты.


Мәгълүм булганча, Европа Берлеге Nabucco дип аталган, Русияне урап узачак башка бер үткәргечне алга сөрә. Каспий газын Төркия аша Европага куасы бу үткәргеч артында Австриянең ОМV, Маҗарстанның МОL кебек ширкәтләре тора.

Русиянең Көньяк Агым дип аталган үткәргече бу проектка альтернатив буларак кабул ителде. Кайбер белгечләр, Көньяк Агым тормышка ашса, Nabuccoның әһәмияте кими дип саный. Русияне газны сәяси максатларда куллануда гаепләүчеләр дә бар.

Европа Берлегенең энергия комиссары Andris Piebalgs, радиобызга биргән әңгәмәсендә, бу шөбһәләрне кире какты:

"Мин бик прагматик кеше. Мин моны шантаж дип күрмим. Аңлавымча, Газпром газының зур өлешен Европага сатырга карар иткән. Минемчә, сәбәбе – сәясәт кенә түгел. Алар бу базарны белә, тәҗрибәләре бар, газ өчен зур керем казаначакларын яхшы аңлый", ди Европа Берлеге вәкиле.

Шулай да, Газпромның Болгарстан һәм башка илләр белән төзелгән килешүләрендә сәясәтне күрмәсә дә, Andris Piebalgs, Сербия очрагында ул бар, дип саный:

"Сербия очрагында, сәяси мускуллар әлбәттә уйный, аны сәяси-иктисади килешү дип атарга була, ләкин башка илләр белән килешүдә мин сәясәт күрмим", ди Европа Берлеге вәкиле.

Бүгенге көндә Европаның газга ихтыяҗы 500 миллиард кубометр санала. Шуның 200-ен ул үзе җитештерә, калган 300-ен читтән китерә. Үзендә җитештерү кими, ихтыяҗ арта бара, 2020 елда бу аерма 300 миллиард кубометрга җитәр дип санала.

Читтән килгән газның 25%-ты - Русиядән. Piebalgs сүзләренчә, Европаны инде бүген үк Русиягә күпмедер дәрәҗәдә бәйле дияргә була. Киләчәктә, газга ихтыяҗ артачак, ләкин бу сан 30%-тан артмаячак. Ягъни, әллә ни зур үзгәреш булмаячак, дип саный Европа Берлегенең энергия комиссары Andris Piebalgs .

XS
SM
MD
LG