Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

ЮНЕСКОны Башкортстан ни белән аптыратыр?


Башкортлар тагын Парижны яуларга бара. Бу юлы алар атларга атланып түгел, ә очкычларда барачак. 26-27 март көннәрендә Башкортстан үзен Парижга күрсәтергә дип бара.

Ул көннәрне Франция башкаласында, ЮНЕСКОның баш фатирында “Башкортстан. 450 ел Русия белән бергә” дип исемләнгән зур чара үтәчәк. Аны Башкортстан хакимиятләре хәтта халыкара презентация дип тә атый. Шулай итеп былтыр ук узып киткән 450 еллык юбилей әле булса Башкортстанда көн тәртибендә кала.

Башкортстан Республикасы ЮНЕСКО һәм аның оешмалары белән ун елдан артык хезмәттәшлек итә. ЮНЕСКОның Башкортстан буенча комитеты башкарма директоры вазыйфаларын Рим Суфиянов башкара. Аның сүзләренчә, март азагында үтәчәк бәйрәм Башкортстанның уңай йөзен, имиджын арттыру максатын куя.

- Без Парижда Башкортстанның хәзерге сынлы сәнгатен күрсәтәчәкбез. Аннан соң “Башкорт халкының матди мәдәнияте”, “Курай чәчәге” балалар иҗаты сәнгате күргәзмәләре, “Башкортстан фәне”, “Башкортстан мәгарифе” дигән һәм башка өлкәләрне колачлаган күргәзмәләрне тәкъдим итәчәкбез, - ди Рим Суфиянов.

Башкортстан белән таныштыруда катнашу өчен, Парижга республика Милли музее да үз экспонатларын алып бара. Бу хакта музей директоры Гали Вәлиуллин менә ниләр әйтте:

Башкортстан Милли музее директоры Гали Вәлиуллинны тыңладыгыз. Шулай итеп 26-27 март көннәре Парижда Башкортстан Республикасы белән таныштыру чаралары үтә. Моны кайбер усал телләр башкачага бора - республика элитасына керүче кешеләр тагын да бюджет акчасына сәяхәткә барып, рәхәтләнеп бушка ял итеп кайту мөмкинлеген алды, ди алар.

XS
SM
MD
LG