Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия киләчәктә ягулык сатуны сәяси корал итеп кулланырга мөмкин


Президентлар икесе ике якка караса да, аларның уртак мәнфәгате дә бар
Президентлар икесе ике якка караса да, аларның уртак мәнфәгате дә бар

Җомга көнне Сербия һәм Русия арасында нефть-газ килешү имзаланды. Бу килешү Русия Газпромының Сербиянең дәүләт нефть-газ ширкәтен сатып алуын, “Көньяк Агым” газүткәргечен һәм газсаклагыч төзүне үз эченә ала. Шулай итеп Русия Сербия ярдмендә Европага үтеп кереп тәэсир итмәкче.


Сербия премьеры Воислав Коштуница Русия белән Сербия арасындагы нефть-газ килешүен имзалау өчен килсә, Борис Тадичның 3 февральдә үтәчәк президент сайлауларында җиңү өчен Мәскәү белән киңәшләшергә килүе әйтелә. Әгәр элегрәк Мәскәү Тадичның көндәше булган һәм президент сайлауларының беренче турында аз гына процент күбрәк тавыш җыйган радикал милли фиркәдән Томислав Николичны якласа, хәзер исә күбрәк Көнбатыш яклы Тадичка таба авыша.

Сәбәбе? Көнбатыш белән араларны эзү ягында булган Николич хакимияткә килсә, Мәскәүнең нефть-газ өлкәсендә төзелгән килешлүәрнең гамәлгә ашуы чәлпәрәмә килергә мөмкин. Аерым алганда, Русия Сербия аша Европага газ кудыруны планлаштыра. “Көньяк Агым” дип аталган бу проект Кара диңгез төбеннән Болгарстан аша газүткәргеч сузуны күздә тота. Һәм Сербия аша Европага газ кудыруны үз эченә ала. Әгәр инде тәхеткә Көнбатышны сөймәгән Николич утырса, бу планнар тормышка ашмаска да мөмкин. Шуны күздә тотып Русия хәзер Көнбатыш яклы Тадич ягына борыла һәм аның җомга көнне Мәскәүгә килүе дә юкка гына түгел.

Сербия хөкүмәте исә хәзер Косово тирәсендә барган мәсьәләдә Русиянең аны яклавына бик өмет итә, һәм Русия моны аңлый. "Газпром" Сербиянең иң эре нефть эшкәртү ширкәте булган – НИС акцияләрен сатып алырга теләвен дә нәкъ шушы уңай вакытта белдерде. Һәм Сербия килешергә мәҗбүр булды. Шулай итеп "Газпром" Сербиягә үтеп керде. Күп кенә сәясәтчеләр һәм белгчләр Сербия сәяси мәнфәгатьләрдән чыгып, үз ил байлыкларын Русиягә бүләк итте, дип белдерде. Ни генә булмасын җомга көнне килешү имзаланды.

“Бу килешүне имзалау белән Русиянең Европа көньягына газ кудырту юнәлешендә Сербия иң алдынгы газ җибәрү юлы булып тора. Һәм бу Сербияне генә түгел, ә бөтен Европаны энергия белән тәэмин итүгә китерә”, - диде Русия президенты Владимир Путин килешү имзаланганнан соң.

Шулай итеп Русия Сербия ярдәмендә Европага үтеп кереп ныграк тәэсир итмәкче. Бу хакта “Глобаль сәясәттә Русия” исемле журналның баш мөхәррире Федор Лукьянов:

“Бу гомум стратегиянең бер өлеше, ягъни Европага тәэсир итә алырлык бар өлкәдә дә Русия һичшиксез тәэсир итәргә тырыша, Европа Берлеге илләренәме, яисә Европа берлегенә керергә җыенучы илләренә булсынмы”, - диде.

Сербияне сәяси өлкәдә яклаган Русия икътисади яктан аны үз файдасына куллана. Ягъни Сербиядән аерылып, Косовоның берьяклы бәйсезлек игълан итүенә каршы тору хисабына, Русиянең “Газпром”ы Сербиянең иң эре газ-нефть ширкәтен сатып алып, Балканда, Европада үз көчләрен арттыра.

Нефть һәм энергетика журналы баш мөхәррире Марк Хестер:

“Русия киләчәктә ягулык сатуны сәяси корал итеп куллана башлый ала. Ул Украина белән шулай эшләгән иде инде, хәзер үзәк Европада да шулай була ала”, - ди Марк Хестер

Имзаланган килешүләр гәмәлгә ашсын өчен Мәскәү Сербия президенты сайлауларында Русия яклы булган Николичның түгел, Көнбатыш яклы булган Тадичның җиңүен тели. Җомга көнне Путин Мәскәүгә килгән Борис Тадичны кабул итте. Мәгълүмат чаралары язуынча, бу очрашуда президентларның һәркайсы беренче чиратта үз авырткан җире турында сүз алып барган. Борис Тадич - Косово, ә Владимир Путин - нефть-газ мәсьәләсе хакында.
XS
SM
MD
LG