Accessibility links

Кайнар хәбәр

Назраньдә милиция халыкка каршы көч кулланды


Назрань - Ингушетия башкаласында узган урам җыенына каршы милиция яшьләндерү газы кулланды, төтен җибәрде. Кимендә 1 кеше яраланган. Меңгә якын кеше бүген Назраньдә ришвәтчелек һәм кеше хокуклары бозылуына каршы урам җыенына чыкты. Чарага җыелган күпчелеге яшьләр милициягә ташлар аткан.

Урам җыенын оештырган оппозиция икенче шундый чара 23 февральдә үтәчәк, дип белдерде. Дистәләгән кеше, шул санда журналистлар һәм хокук яклаучылар кулга алынган, алар арасында Азатлык радиосы хәбәрчесе Данила Гальперович та булган, хәзер ул иреккә чыгарылган.
XS
SM
MD
LG