Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия эчке эшләр министры яраланган


Белград - Сербия эчке эшләр министры Драган Йочич машина казасына эләгеп җәрәһәтләр алган, аңа операция ясалган, хәзер хэле тотрыклы, дип хәбәр ителә. Полиция хәбәр итүенчә, министрның машинасын йөртүче җомга көнне идарәне югалткан, машина берничә мәртәбә әйләнгән. Каза Белградтан 70 чакрым ераклыкта, Велика Пана авылы янында булган. Машина йөртүчесе дә каты яраланган.
XS
SM
MD
LG