Accessibility links

дүшәмбе, 27 март 2017, Казан вакыты 11:50

Иран үзенә карата басымны туктатырга чакыра


Тәһран - Иран тышкы эшләр министры Манучер Моттаки БМОны "элекке хаталарны" төзәтергә һәм илнең атом эшләренә тыкшынуны туктатырга чакырды. Бу белдерүне ул Давоста барган Халыкара Икътисади Форумда ясады.

Моттакиның бу сүзләре дөньяның 6 иң күәтле иле - АКШ, Британия, Франция, Русия, Кытай һәм Германиянең Иранга карата яңа резолюция өлгесе турында килешкән вакытына туры килде.

XS
SM
MD
LG