Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:34

Үзәк сайлау комиссиясе Касьяновны теркәмәде


Мәскәү - Русиянең үзәк сайлау комиссиясе 2 март президент сайлавында 4 намзәт катнашачак, дип белдерде. Кремль тарафыннан якланган Дмитрий Медведев, коммунистлар башлыгы Геннадий Зюганов, либерал-демократлардан Владимир Жириновский һәм Демократик партия башлыгы Андрей Богданов. Оппозиция намзәте Михаил Касьяновны комиссия теркәмәде. Сәбәбе - сайлау алды кәгазьләрендә хаталар, дип хәбәр итте комиссия.

Русиянең кеше хокуклары яклаучылары бу сәбәпләрнең дөреслегенә ышанмый, һәм Касьяновны төшереп калдырудан соң президент сайлавы демократик булмаячак, ди саный.

XS
SM
MD
LG