Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:06

"Оборона": Козловскийның хокуклары бозыла


Мәскәү – Русия яшьләренең оппозициядәге "Оборона" хәрәкәте хәрәкәтнең җитәкчесе Олег Козловскийның хокуклары бозылуы турында белдерә.

Козловский хәзерге вакытта хәрби госпитальдә ята. Хәрәкәт мәгълүматенә караганда, аның янына туганнарыннан башка кеше кертелми, аңа бүлмәсеннән чыгу тыелган.

Декабрь аенда Козловский урамда туктатылып, хәрби хезмәткә җибәрелгән иде. Гәрчә, комиссия аны хезмәткә "өлешчә генә яраклы" дип тапкан. Ягъни, ул хезмәткә сугыш вакытында гына чакыртыла ала.

Хокук яклаучылар һәм "Оборона" хәрәкәте вәкилләре Козловскийның көчләп хәрби хезмәткә җибәрелүен аның оппозициядәге эшчәнлеге өчен үч алу дип бәяли.

XS
SM
MD
LG