Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:04

Оппозиция 10 февральдә сайлауга каршы чара үткәрергә җыена


Мәскәү – Оппозиция вәкилләре 10 февральдә Мәскәүдә "Сайлауга - байкот!", "Вариска – юк!" дигән шигарьләр астында каршылык чарасы үткәрергә җыена.

Чараны элекке премьер Михаил Касьяновның Халык-демократик берлеге оештыра. Оештыру комитетында "Башка Русия", "Оборона", СПС вәкилләре дә бар.

Русиянең үзәк сайлау комиссиясе, Касьянов җыйган имзаларда тәртип бозулар бар дип, аны президентлыкка намзәт итеп теркәмәде. Касьяновның тарафдарлары моны сәяси карар дип бәяли.

2 март президент сайлавына 4 намзәт теркәлде: Дмитрий Медведев, Геннадий Зюганов, Владимир Жириновский һәм Андрей Богданов.

XS
SM
MD
LG