Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:31

Самар өлкәсендә чиркәүләргә 1 млрд 200 млн сум, Җәмигъ мәсҗеденә 4 млн сум гына акча бирделәр. Сәбәбе, христианнарның приходлары теркәлгән, мәчетләр, җир теркәлмәгән.

Самар өлкәсендәге барлык мәхәллә рәисләрен, муллаларны җыеп, Самарда киңәшмә уздырдылар.Самар өлкәсендәге мөфтиятнең Баш идарәчесе Әхмәдулла углы Җәмил Вәлиуллин бу мәсьәлә турында болай фикерли:
86 мәхәлләнең тик сигезендә генә документлар юридик күзлектән дөрес теркәлгәннәр. Җир дә, биналар да теркәлмәгәннәр, исәп- хисап тоту өчен счетлар ачылмаган. Күк белән җир арасында асылынып торалар. Ә бит бөтен нәрсәне законлаштырырга кирәк. Бала тууга, таныклык бирәләр, аннары паспорт алалар. Мәхәлләләрдә күрмәгәннәр дә, теләмәгәннәр дә. Егерме ел эшләмәгәнне, бер айда гына эшләп бетереп булмый.
Әйе, авылларда 300-400 еллык мәчетләр генә түгел, инде узган гасырның 90-нчы елларында салынганнары да сипләүгә мохтаҗ. Зиярәтләр ташландык хәлдә: коймалар кирәк, зиярәткә бара торган юллар – баткаклык. Авыл халкында акча юк, авыллар ярым үлем хәлендә. Нишләргә?
Әле тагын бер чыганак бар икән бит. Федераль чыганаклардан һәр елны һәр мәчеткә 180 млн сум акча алып була икән. Менә хәзер шул проблеманы хәл итәр өчен дә мәхәллә документларының тәртиптә булуы кирәк. Шуңа да бу эшләрне башкарыр өчен, мөфти тирәсендә юрист, төзүче, финансист булырга тиеш. Муллалар заман сәясђтен аңлап баручылар булсын,- ди мөфтиятнең Баш идарәчесе.
Җыелыштан соң мин Самар Җәмигъ мәсҗеде рәисе Фәрид әфәнде Әюповка мөрәҗәгать итеп, түбәндәге сорауны бирдем:
- Җыелыштан соң, мәсҗедләрне сипләргә бюджеттан акча алыр өчен мәхәлләләр ни эшләргә тиешләр?
- Мәсҗед бинасын төзеп бетерүгә, бина теркәлү палатасында законлаштырылырга тиеш. Мәсҗед биләгән җирне районнардагы җир комитеты аша теркәргә кирәк. Исәп – хисап алып барыр өчен, банкта счет ачырга кирәк.
Ә инде өлкә бюджетыннан акча алыр өчен, һәр мәсҗед бинасына бинаның тузганлыгын күрсәтеп, документация әзерләргә. Бу эштә төзүче – инженер катнашырга тиеш.
Бүген Самар Җәмигъ мәсҗеде каршында унга якын шәкерт укый. Аларның киләчәген Фәрид Әюпов болай күзалый:
Диплом алыр алдыннан, шәкертләребезне 5-6 айга практикага авылларга җибәрәчәкбез. Ђгәр дә инде авылда калсалар, без бу шәкертләргә матди ярдәм күрсәтеп торачакбыз., -диде Фәрид Әюпов.

XS
SM
MD
LG