Accessibility links

Гыйракта 5 американ хәрбие һәлак булган


Багдад – Гыйракның төньягындагы Мосул шәһәре янында 5 американ гаскәрие һәлак булган.

Бу американ гаскәрләренең соңгы берничә айда иң зур югалтуы булып тора. Башта хәрби кәрван барган юлда мина шартлаган, аннары аларга ут ачканнар.

Американ һәм Гыйрак хәрбиләре бу урынны соңыннан камауга алган. Башка мәгълүмат китерелми.

Мосул тирәсе – Әл-Каидәнең Гыйрактагы соңгы ныгытмасы санала. Узган атнада бу төбәктә зур күләмле хәрби операция булачак, дип игълан ителгән иде.
XS
SM
MD
LG